Яңгыр яумый, тузан оча, күпме хәвеф юлларда

9 Август, 2016 - 16:15

Иске Балтачтан Бөре—Сатка автотрассасына тоташа торган юл төзелеше эшләре кызу темпта барганлыктан, Югары Янактай—Яңа Ямурза—Иштирәк, Түбән Карыш—Иштирәк авыллары арасыннан бу көннәрдә көненә меңнәрчә автомашина үтә. Автомашиналар артыннан күтәрелгән тузан кире утырырга өлгерми хәтта. Бу хәл юл хәрәкәтендә хәвеф тә тудыра. Алдыңнан тузан туздырып барган автомашинаны каршы полосага чыгып узарга маташмавың хәерле...
Авыллар эчендә тузан күтәрелүен баркадәр басу өчен юлны су сибеп чылаталар. Ләкин һава температурасы утыз градустан эссе торганда бу гамәл дә тузан күтәрелүен әлләни озак тоткарламый.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ