„ЭШЕМ ЛАЕКЛЫ БӘҺАЛАНДЫ”

9 Август, 2016 - 09:02

Кеше гомере бер мизгел сыман. Әле кайчан гына Түбән Карыш авылыннан Уразайга килен булып төшкән, шунда гомер кичергән Рәмзия Сәгатдинова да бүген инде утыз еллык савучы стажы булган һөнәр остасы булып өлгергән.
Сигез балалы гаиләдә өченче булып туган ул. Унике-унөч яшеннән җәйләрен колхозда эшли. Урта мәктәптән соң Благовещен шәһәрендәге бухгалтерлар курсында укып һөнәр үзләштерә. Унсигезе тулгач, өч ел аралашып йөргән егете Радис Сәгатдинов белән язмышын бәйли.
—Мин тугызынчы сыйныфка кергән елның 1нче сентябре көнне авыл урамында таныштык. Дус егетләре белән Уразайдан безнең авылга килгән иде. Шул күрүдән йөрәгемне яулады. Миннән сигез яшькә өлкән ул, — дип Рәмзия Кәрим кызы язмышын хәл иткән вакыйганы хәтерендә яңартты.
Өч бала — ике кыз, бер ул үстерә Сәгатдиновлар. Рәмзия килен булып төшкәндә 66 яшен тутырган каенанасы белән биш ел, иптәше Радисның бертуган абыйсы, икенче группа инвалид Рәфкать белән 28 (!) ел бер өйдә, сүзгә килми, килешеп яши. 1982 елда икенчегә игезәк булып туган Эльмира һәм Эльвира исемле кызларының Эльвирасын бер айлык булгач саклый алмавы йөрәген телә ананың. Авыру баланы коткару ак халатлыларның да көченнән килми, нишлисең... Кайгысын җиңеп, эшеннән куаныч табып яши Рәмзия ханым. Бер ел колхоз бухгалтериясендә эшли. Аннары утыз елдан артык дәвам иткән хезмәте чорында исеме „Чулпан”, „Алга”, „Уңыш”, „Уразай”, „ШЭ Р.Ш. Дильмиев” дип үзгәртелгән предприятиеләрендә савучы була. Егерме биш— утыз баш сыерны кул белән сауган чакларны да үткәрә.
—Җәйләүдә вакытта төрле сәбәпләр белән электр энергиясе бирү вакытлыча туктатылганда да кул белән савып кайта идем. Тырышып эшләгәнемне җитәкчелек тә күрде. Шуңа бик шатмын. — Рәмзия апа өстәлгә бер кочак гәзитләр, Мактау грамоталары китереп салды. 1997, 2003, 2005, 2006, 2007 елларда урындагы басма битләрендә аның хезмәтен мактаган мәкаләләр, сурәтләмәләр дөнья күргән. Аларда һәр сыердан 3000 литрдан артык сөт савып алган Рәмзия Сәгатдинованың колхоз шартларында зур күрсәткечләргә ирешеп булганын эше белән раславы турында әйтелгән. Район Хакимиятенең, республика Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталары — кадерле истәлек булып саклана уңган савучының шәхси архивында. 2005 елда район оешуның 75 еллыгын билгеләгәндә алдынгы савучы буларак ярымавтомат кер юу машинасы, бер елдан, 2006 елда машина белән саву операторларының район бәйгесендә икенче урын яулап микродулкынлы мич белән дә бүләкләнә ул.
Әйтүе генә җиңел, утыз елдан артык гомер ферма юлында... Ел әйләнәсенә аягында резина итек. Таң белән эшкә ашыгулар... Әле бит йорт тулы мал-туар, бакча, гаиләсе дә бар.
—Төннән торып йорт эшләрен бетереп чәй дә эчеп тормый эшкә ашыга идем. Ачыгып кайтып туенам. Алай ярамаганын яши-яши өйрәнәсең икән. Хәзер аяклар сызлый, шешенә, башка чирләр дә борчый. Дару кулланып хәлне җиңеләйтеп яшәгән мәлем, — ди каршымда утырган героем.
Сабыр, түзем кешеләргә сынаулар тормышта мул төшә. Күтәрә, лаеклы үткәрә белгәнгәдер, күрәсең. Рәмзия Кәрим кызына гомер көзенә аяк басканда да килгән алар.
—Хаклы ялга яраткан эшемнән чыга алмаганыма күңелгә бераз кыен, — ди. — Һәм моның сәбәпләрен дә ачыклап үтте:
—Яшь чагыннан спортчы, аучы булган, пилорамада эшләгән, озак еллар дәвамында водитель эшен яратып башкарган иптәшем өч ел элек авырып аяклары йөрмәс булгач, эшне калдырырга туры килде. Аяклары йөрмәсә дә, безгә — миңа, балаларга, оныкларга бик зур терәк-таяныч ул. Аның киңәшен тотып, аңлашып яшибез. Балалар үсеп буй җиткерделәр инде. Улыбыз себер тарафларында эшләп йөри. Кызларыбызның балаларын, дүрт оныгыбызны, хәзер эшкә өйрәткән кеше —зур әтиләре. Җәй буе аның янында кайнашалар...
Йорт тулы мал, бакча тулы җиләк-җимеш, яшелчә уңышы өлгерә. Сәгатдиновларның бакчасында 17 төрле агач һәм куак үсә. Аларда өлгергән уңышны вакытында җыеп эшкәртү өчен дә уңганлык кирәк. Бу йорт хуҗалары уңганлыкта ал бирә торганнардан түгел.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Рәсемдә: Рәмзия Сәгатдинова.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.