КӨМЬЯЗЫ УҢГАННАРЫНЫҢ ЧӘЧӘКЛӘР ПАТШАЛЫГЫНДА

8 Август, 2016 - 15:57

Быелгы җәй бакчачыларны да кырыслыгы белән сыный. Ихаталарында күпләп чәчәкләр үстерүче уңган хуҗабикәләр дә аномаль эсселекнең нәтиҗәләрен тоя — иртәле-кичле су сибү дә тоташтан кыздырган кояш эссесендә түтәлләрдәге матурлыкны көйдерә. Ишек, капка алларыннан күзләрнең явын алырлык матурлык тудырган, Света Хафизова, Флүзә Каляева, Эльвира һәм Салават Шәяхмәтовлар, Гөлнара Солтанова кебек уңганнар яшәгән Көмьязы авылында чәчәк үстерү осталарының эше белән таныштык.
(Тулы текст белән гәзитнең алдагы саннарында таныша алырсыз).