БАЛТАЧТА ИҢ ОСТА БАКЧАЧЫ КЕМ ИКӘН?

5 Август, 2016 - 10:00

Бакчагыз күз явын алырлык аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утырамы? Яшелчәләрегез уңдымы? Күршегездә оста бакчачылар яшиме? Ишегалларыннан гаҗәпсенерлек хозурлык хәйран итәме?
Районның хатын-кызлар советы, мәдәният сарае, үзәк китапханә, урындагы басма редакциясе хезмәткәрләре белән берлектә махсус комиссия булдырып район үзәге Иске Балтач һәм авыллар буйлап “сәяхәт”кә җыена.
“Сәяхәт” барышында комиссия чәчәкләр, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүдә иң осталарны ачыклаячак һәм истәлекле бүләкләр белән билгеләячәк.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.