КЫЧЫТКАН ҺӘМ ТИГӘНӘКЛӘР АВЫЛ ЯМЕ ТҮГЕЛ...

2 Август, 2016 - 16:55

Авылда кешеләр яшиме, әллә кеше рәвешендәге „хайван”нар яшиме икәнлеген йорт тирәләрен баскан кычыткан һәм башка курага карап бәһаларга мөмкин”,—дип әйтә иде авылларда үткән халык җыеннарында районыбызның элекке җитәкчеләренең берсе.
Авылларда төзекләндерү мәсьәләсенә төрле кеше төрлечә карый. Бу хәл-шартлардан ук күренеп тора. Кемдер урам яклап та йорт тирәсен төзек тотарга тырыша, ә икенче берәү: „Койма буендагы кычытканны чалгы белән чабу минем вазифа түгел, ул силсәвит эше,”—дип караучылар да бар икән. Ул гынамы соң. Төзеклек, чисталыкка битараф кешеләрнең йорт тирәсендә үскән кычыткан, тигәнәкләрне авыл хакимияте вәкилләре чабарга баргач ихатасыннан чыгып дорфаланучылар да очрый икән хәтта.
Сишәмбе көнне үткәргән рейд барышында редакция хезмәткәрләренә төрле күренешләргә тап булырга туры килде.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

Рейд нәтиҗәләре турында тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең пәнҗешәмбе санында таныша аласыз.