Рифина НИГАМӘЕВА

Иске Балтачның „Яшьлек” төркеме һәвәскәрләре кыр батырларына хезмәт ялкыны өсти

Иске Балтачның "Яшьлек" төркеме һәвәскәрләре бу көннәрдә агитбригада ролен үти.

Иске Балтачта агымдагы ел җәендә район мәдәният сарае каршында „Яшьлек” төркеме оешты. Район мәдәният сарае хезмәткәре Камилә Халикова сәләтле яшьләрне бергә туплап, төркем булдырды.

Балтачлылар „Чиста Танып” акциясенә кушылачак

Балтач районы киңлекләрендә август ахырында "Чиста танып" экологик акция үтәчәк.

„Яшел Башкортстан” экологик проекты кысаларында „Чиста Танып” акциясе быел да уңышлы дәвам ителә. Әйтергә кирәк, әлеге акция узган елда тәү тапкыр оештырылган иде. Танып елгасы аккан районнарда яшәүчеләр, барлыгы 1300 кеше шушы акциягә кушылды.

Балтач хуҗабикәләре, кәбестәдән җиңел генә кабымлык ясап җибәрегез

Балтач хуҗабикәләре, кәбестәдән җиңел генә кабымлык ясау  рецептнын беләсезме?

3 килограмм кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге татлы бер   борычны саламсыман итеп  турарга. Ике зур кишерне эре угычта уарга. Бер бәйләм петрушканы вакларга.

Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында обелисклар төзелешен җәелдергәннәр

Яңа hәм Иске Дүртекәй авылларында Бөек Ватан сугышын яланнарында hәлак булганнар истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән  обелисклар   төзү эшләрен башлап җибәрделәр.

Әлеге  объектлар  „Реаль эшләр” проекты кысаларында төзелә, бу максатка 109 мең сум акча бүленгән.

Моҗа кадәр бу  авылларда Бөек Ватан сугышында катнашканнар истәлегенә бернинди дә hәйкәл булмаган.

Балтач районында ялганчылар "кармагы"на кабу очраклары бар

Балтач районында  яшәүче бер ханым, ялганчыларның  ВКконтакте социаль  челтәрендәге  мөрәҗәгатенә ышанып, 12 000 сум акчасыннан колак каккан.

—Табыш алу максатында кылынган җинаятьләр арасында караклылык зур урын алып тормаса да, соңгы елларда аңа каршы көрәш өлкәсендә хәл кискенләште.

Балтачта читәнне талдан түгел, такталардан үрәләр

Иске Балтачта бер ихата тирәли яңача читән үргәннәр. Талдан түгел, тип-тигез такталардан...

Иске Балтачта ихата тирәли нинди генә киртәләр күрмисең. Берәүләр профнастилдан, икенчеләр кирпечтән  диварга тиң киртәләр ясыйлар. Ә бүген игътибарны җәлеп иткән   киртә , бигрәк тә, үзенчәлекле.

—Мондый  киртәне тоту өчен кадак та , җепсә дә кирәкми.

Шәхси эшкуар „Дельмиев”та сыйфатка эшлиләр

Мал азыгы хәзерләү эшләренә биредә июнь аеның ахырында төшкәннәр. Бүгенге көндә 1395 тонна печән, 3665 тонна сенаж хәстәрләнгән.

Иске Янбай авылында урнашкан 2 ямны да тыгызлап, эшне төгәлләп куйганннар. Без килгән вакытта Иске Уразай терлекчелек фермасы янындагы ямга күпьеллык үләннәр салу белән мәшгуль иделәр.

Иске Янбай авылы егете Руслан Ханов туган җир кадерен белә

Руслан Ханов — яшь эшчеләрнең берсе, ул Т-150 тракторында ямга тупланган яшел массаны тыгызлый. Ике ямны тыгызлауны да ул башкарган. Шул ук вакытта җирләрне парга сөрү дә Руслан Хатиф улы иңнәрендә.

—Мин 10 ел „Дельмиев”та эшлим. Аңа кадәр Самара шәhәрендә контракт буенча хезмәт иттем. Хәзер авылда әни белән яшибез. Туган якка кайтканыма hич үкенмим. Чит якларда хезмәт итүнең файдасын күрмәдем.

Бүген Иске Балтачның Сабантуй мәйданында ”Сәламәтлек сәгате” акциясе үтте

Акция кысаларында 8 дистәгә якын балтачлы мәйданнан велосипедта үтте.

Балтачлылар ээседә дә  велосипедта йөрүдән курыкмый

СӘЛӘТЛЕ БАЛАЛАР — БЕР МӘЙДАНДА

Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның мөмкинлекләрен үстерү мәгариф системасының перспективалы юнәлешләренең берсе. Баланың сәләте никадәр тизрәк күрелә, уңай шартлар тудырыла икән, шул очракта уңышларга тизрәк ирешелгәне мәгълүм. „Сәләтле балалар” программасына нигезләнеп мәктәпләрдә максатчан эш алып бару уңай нәтиҗә бирә. Штәнде урта мәктәбе укучылары да бу уңайдан олимпиадаларда, төрле конкурсларда катнаша һәм матур күрсәткечләр яулауга ирешә.

RSS-материал