Рифина НИГАМӘЕВА

Балтач сәхнәсендә —үзебезнең талантлар Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин

9 Октябрь, 2019 - 12:00

Тиздән, 18нче октябрьдә, 19.00 сәгатьтә тормышка ашырылачак яңа проектның геройлары үзебезнең талантлы балтачлылар — Светлана Галиева ( Рафикова) hәм Айдар Фәрхуллин. Район тамашачысына моңлы җырлары, үзенчәлекле иҗатлары белән күптән таныш hәм күңелгә якын алар.

Аллаhы Тәгалә тарафыннан күңеленә моң салынган баланың яраттыра торган сөяге буладыр ул.

Тренер Финарис Ягафәров тормышта ихтыяр көченең күп нәрсәне хәл итә дигән фикердә

7 Октябрь, 2019 - 18:00

Балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбенең хоккей буенча тренер-укытучысы Финарис Ягафәров яшь булуына карамастан, тәрбияләнүчеләре белән уртак тел табып, аларның физик яктан гына түгел, рухи яткан да көчле итүдә үз өлешен кертә.

Хоккей башка спорт төрләре белән чагыштырганда күбрәк матди чыгымнар таләп итсә дә, ул популярлыгын югалтмый.

Татар булуы белән горурланып яшәүче Богдан кызы Реда Кәбирова

Богдан авылында туып-үсеп, әлеге көндә Чиләбе өлкәсе

Югары Уфалей шәhәрендә яшәүче  Реда Мәүлитҗан

кызы Кәбирова туган телнең кадерен белүе белән соклану хисләре уята.

Мин татар кызымын, дип тормыш сукмагыннан горур атлаган якташыбыз Реда Мәүлитҗан кызы Кәбирова белән Богдан авылында, Сабантуй бәйрәмендә танышырга насыйп булды.

Иске Балтачтан укытучы Фәридә Шәртдинова бала күңелен күтәрүгә бер сүз җитә дигән фикердә

3 Октябрь, 2019 - 18:00

Иске Балтач 1нче санлы  урта мәктәбе укытучысы Фәридә Шәртдинова гаиләсе, яраткан эше, кызыксынучан укучылары белән бәхетле

Һәр кешенең дөньяга карашы мәктәп елларында салына. Белем алганда беренче алымнар, тәүге уңышлар күтәренке кәеф өстәсә, уңышсызлыклар канатны каеруы ихтимал. Бала күңелен күтәрергә бер җылы сүз җитә.

Балтач апалары аш-суга осталар

„Ягез әле, кызлар!” бәйгесенә Түбән Карышның „Картаймас” командасы баланнан 25 төр ризык пешереп алып килгән.

Хатын-кызлар ризыклар пешереп, гаилә әгъзаларын көтеп торучы кеше буларак күз алдына килеп баса. „Сыйлы табын” дип исемләнгән биремдә апалар аш-суга никадәр оста булуларын күрсәтте. Түбән Карыш авылының „Картаймаслар” командасы баланнан әзерләнгән 25 төр ризык тәкúдим итте.

Балтач кызлары җыр сүзле,тапкырлар, өлгерләр

Иске Балтачта Өлкәннәр көне уңаеннан үткән „Ягез әле, кызлар!” бәйгесе оптимистик рухтагы балтачлыларны берләштерде.

Беренче бирем буенча командалар үзләре белән таныштырды. Пионер, комсомол чорларында сыман команда исемен, девизын hәм җырын башкару бурычы куелды. Барысы да биремне таләпләргә җавап бирерлек итеп үтәде.

Балтачта картаюны белмәс апалар ярышты

Кичә район мәдәният сараенда Өлкәннәр көне уңаеннан күркәм чара үтте.

Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда җыр-моңга, җор сүзгә, биюгә, аш-су әзерләүгә, гомумән, тормышка гашыйк апалар катнашлыгында күркәм чара үтте. „Ягез әле, кызлар!” бәйгесендә 5 командага тупланган апалар төрле яклап сәләтләрен, осталыкларын күрсәтте.

Шушы чара мине мәктәп елларына алып кайтты кебек.

Балтачлылар Бөтендөнья чисталык көне уңаеннан экологик өмәдә катнашачак

20 Сентябрь, 2019 - 18:00

Балтачлылар Бөтендөнья чисталык көне #Булдырабыз 2019"  экологик өмәсендә катнашачак.

Иртәгә, 21нче сентябрь көнне, Русиядә Бөтендөнья чисталык көне үтә.  Русиянең 70 төбәгендә  тирә-якны тәртипкә китерү белән шөгыльләнәчәкләр. Узган елда 250 мең русияле, шул исәптән 132 мең башкортстанлы Бөтендөнья чисталык көне  өмәләрендә катнашкан.

Тирә-ягыбыз чисталыгы үзебез өчен.

Балтач хуҗабикәләре, кәбестәдән кабымлык ясап җибәрегез

Балтач хуҗабикләре, бакчаларыгыздан  яшелчәләр уңышын җыеп алуны төгәлләнсездер. Үзегез үстергән   яшелчәдән гади генә кабымлык ясап җибәрегез.  Бик тәмле килеп чыга.

3 килограмм кәбестәне шакмаклап, кызыл төстәге бер зур болгар борычын саламлап турарга. Ике зур кишерне эре угычта уарга. Бер бәйләм петрушканы вакларга.

Иске Балтачта Ләйсәнне оста тегүче, фотограф буларак яхшы беләләр

10 Сентябрь, 2019 - 12:00

Балтач чибәр, сөйкемле, уңган гүзәл затларга бай төбәк буларак билгеле.Шәхси эшкуар Ләйсән Фәтхиеваны районда белмәгән кеше юк.

Шәхси эшкуар Ләйсән Фәтхиеваны районда яшәүчеләрнең күбесе белә. Мөрәҗәгать иткән hәр кешене игътибар белән тыңлап, үтенечен вакытында үтәргә күнеккән.

RSS-материал