Рифина НИГАМӘЕВА

Динар Җиһангировның җырлы-моңлы тамашасына рәхим итегез

24 Октябрь, 2019 - 12:00

Бүген, 24 октябрь көнне район мәдәният сараенда якташыбыз, Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров иҗатташ дуслары белән „Син ул” дигән концерт программасы белән чыгыш ясый

Иштирәк авылы егете Динар Җиhангиров җыр-моңга гашыйк, сәхнә кешесе буларак күпләргә таныш. Яшьлек дәрте ташып торган, тамашачыга позитив энергия бүләк иткән җырчының үзенә генә хас җырлары, башкару стиле, җиткерер сүзе бар.

Ирина Сәләхова „Гәзиткә языл— бүләк от” акциясе җиңүчесе

23 Октябрь, 2019 - 12:00

Район үзәгенең „Белоснежка” балалар бакчасыннан тәрбияче ярдәмчесе Ирина Сәләхова „Балтач таңнары” ның махсус бүләген отты

Ирина Рәфит кызының мондый акцияләрдә кул арты җиңел икәнлеген хезмәттәшләре билгеләделәр. Яшьләрнең дә район басмасы белән дус булуы сөендерә.

„Балтач таңнары”ның махсус бүләге — Илмира Хиҗәповада

23 Октябрь, 2019 - 12:00

2020нче елның беренче яртысына гәзит-журналларга язылу чоры күптән башланды инде. „Балтач таңнары” на язылып, квитанция күчермәләрен редакциягә китергән очракта, бүләк оту мөмкинлеге бар. Иң тәүгеләрдән булып Илмира Хиҗәпова бүләк отты. Кул арты җиңел булсын. Калганнар да активрак булсын.

Балтачлыларны татар hәм башкорт телләрендә диктант язарга чакыралар

17 Октябрь, 2019 - 18:00

19 октябрь көнне 13.00 сәгатьтә Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримгә 100 ел тулу hәм Бөтендөнья татарча диктант язу чарасы көне уңаеннан башкорт hәм татар телләрендә диктант язачаклар.

Чиятау авылы зираты ремонтланды

17 Октябрь, 2019 - 18:00

Чиятау авылы күптәннән юк инде. Быел авылның элекке зиратын ремонтлау хакында Тучыбай авылыннан Мәсүә Казыймова язып җибәргән

Каргалыдан ерак түгел Чиятау дигән авыл бар иде. Ул авыл бетүенә дә шактый вакыт узды инда. Биредә яшәүчеләрнең кайсы Каргалыга яшәргә күчте, кемдер шәhәрләргә чыгып китте. Ә мәңгелек йорт ятимсерәп торып калган иде.

Балтач укучыларында „Сеңелкәш” фильмы уңай тәэссоратлар калдырган

Иске Балтач 1нче санлы  урта мәктәбенең 7нче hәм 9нчы сыйныф укучылары Мостай Кәримнең повесте буенча төшерелгән „Сеңелкәш” фильмын  тамаша кылган.

Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим hәр укучыга яхшы таныш. „Безнең өйнең яме” повестен укымаган кеше юктыр. Русия режиссёры Александр Галибин МостайКәримнең шушы повесте буенча „Сеңелкәш” исемле фильм төшерде.

Волонтёрлар Иске Яхшыйдан Нәвилә апага ярдәмгә килде

Бүген, 16 октябрь көнне,  волонтёрлар Иске Яхшый авылында яшәүче  Нәвилә Шәймөхәмәтовага цифрлы телевидениягә күчүдә ярдәмләште.

14нче октябрьдән Русиядә аналог телевидениесе сүндерелде. Цифрлы телевидениегә күчү өстәмә мәшәкатьләр тудырмасын өчен алдан кисәтсәләр дә, күпләр аналог телевидениесе сүнгәч кенә төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлады.

Кешене яшәртә торган 8 ризык ашагыз!

Балтачлылар, hәрвакыт яшь hәм матур каласыгыз килсә , шушы ризыкларны көндәлек рационыгызга кертегез.

Галимнәр картлыкны тоткарлаучы, озак вакыт яшь hәм матур күренер өчен туклануга игътибар итәргә куша. Медицина белгечләре аеручы 8 ризыкны даими кулланырга киңәш итә.

Балтачның менә дигән көянтә, сандык ясаучылары бар иде...

Безнең авылда бу әйтем бик электән йөри, җае чыккан саен аны әле дә кулланалар. Әмма күпләр аның кайдан килеп чыкканын белми. Мин шушы вакыйганың шаhиты буларак, әйтемнең тарихын язасым килә.

Түбән Кансөяр авылында сүзгә оста, алтын куллы Фаиз исемле кеше бар иде. Колхозның арба-чанасын, камыт-дугасын эшләү, ремонтлау аңа йөкләтелгән.

Тучыбайда өлкәннәргә ихтирам зур

Бәйрәмне Нэля Гыймаева hәм Миләүшә Касыймовалар җыр-моңга, нәфис сүзгә үреп алып бардылар. Өлкәннәр ике командага бүленде. Алар төрле ярышларда, бәйгеләрдә көч сынашты. Беренче команда „Бер яшьлектә— бер картлыкта”   дип аталды. Шушы команданың капитаны Вера Зөлкәрова булды. Икенче команда „Яшьлек” дигән исем астында чыгыш ясады, аның капитаны Фидәлия Саяпова иде.

RSS-материал