Рифина НИГАМӘЕВА

"Новогодние семейные игры - 2020"

31 Декабрь, 2019 - 12:00

В Балтачевском районе с 3 по 6 января пройдут «Новогодние семейные игры-2020»

В Балтачевском районе с 3 по 6 января пройдут «Новогодние семейные игры-2020». В эти дни во всех школах будут организованы различные мероприятия для детей и их родителей. В программе - «веселые старты, соревнования по мини-футболу, баскетболу, волейболу и другим видам спорта.

Райондашыбыз, күп балалы ана Гөлназ Якупова югары наградага лаек булды

Иске Балтач авылында яшәүче Гөлназ Якупова “Ана даны” медале белән бүләкләнде

Кичә республикада яшәүче 50 әни "Ана даны" медале белән бүләкләнде. Безнең районнан бу югары бүләккә Гөлназ Якупова лаек булды. Гөлназ һәм Илфат Якуповлар гаиләсе 5 бала тәрбиялиләр. Аларны шушы наградага лаек булулары уңаеннан котлыйбыз.

Исегезгә төшерәбез, бу чара тәүге тапкыр 1998 елда оештырылган иде.

Беренчеләр беренче тапкыр ГТО нормаларын тапшырды

27 Декабрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары беренче тапкыр ГТО тапшырд

Балалар өчен үз-үзләрен сынау, беренчедән, мавыктыргыч тоелса, икенчедән, сыйныфташлары арасында дуслык мөнәсәбәтләрен булдыру өчен дә менә дигән чара булды ул. Сыйныфташлары өчен янды, көйде алар. Йөгерүдә, озынлыкка сикерүдә hәм башка физик күнекмәләрне тапшыруда да сынатмадылар.

Рифина Галиева.

Районның юлчылары сабыйларга тәмле күчтәнәчләр өләште

26 Декабрь, 2019 - 15:00

Районның юл төзү hәм ремонтлау идарәсе хезмәткәрләре Югары Карыш авылындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләрне Яңа ел белән котлады

Бүген социаль приютта 15 бала тәрбияләнә. Шуларның иң зурысына 14 яшь булса, иң кечкенәсенә 3 яшь. Бер гаилә булып яши алар бүген.

Балтачның ак халатлылары үз вазифасына җаваплы

„Балтач таңнары”ның актив хәбәрчесе Фируза Сираева район дәваханәсенең көндезге стационар бүлегендә эшләүче ак халатлы шәфкать ияләренең трышлыгына соклануын белдерә

Йөзләреннән— нур, кулларыннан шифа тама. Нәкú бу сүзләр үзәк район дәваханәсенең көндезге стационар бүлегендә эшләүче ак халатлы шәфкать ияләре турында.

Иске Янбай авылында кар сыннары ясап, бәйрәмне көтәләр

Иске янбайлылар Яңа елны әзерләнеп каршылый

Авылыбыз кешеләре халкыбызның иң матур бәйрәме— Яңа 2020 елны каршы алырга әзерләнә. Ћәр кеше бу бәйрәм белән үзенең якты уй-хыялларын бәйли. Шунлыктан Яңа елны алдан, матур итеп каршы алырга тырыша.

ЗАГС хезмәткәрләре өчен вак мәсьәлә юк

Районның ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина СУБУШЕВА башкарган хезмәтләренең асылы хакында бәян итә

Адәм баласының гомерен документсыз күз алдына китереп булмый. Һәр адымы аңа бәйле. Кешенең тормыш юлы туудан башлап мәңгелеккә күчкәнгә кадәр һәр халәте рәсмиләштерелә, теркәлә бара. Әйтелгән бу ике вакыйга да туу, аннары үлү таныклыгы рәвешендә "ташка басыла".

Балтач волейболчылары— алдынгы

19 Декабрь, 2019 - 18:00

Балтач волейболчылары регионара турнирда беренче урын яулады

7 декабрь көнне балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә, Иске Балтач 1нче урта мәктәбе базасында 2006-2007нче елларда туган үсмерләр арасында волейол буенча регионара турнир узды. Турнирда Иске Балтач, Караидел, Тәтешле районнары, Пермь өлкәсенең Оса, Яңавыл шәhәрләреннән командалар катнашты.

„Сельэнерго” җәмгыяте хезмәткәрләре балтачлыларга яңа ел кәефе бүләк итә

"Сельэнерго" җәмгыяте хезмәткәрләрендә бу көннәрдә Яңа елга әзерлек мәшәкатьләре.

Баганларга утлар куþны да „Сельэнерго” җәмгыяте уңганнары башкара. Теге яки бу авыл биләмәсе җитәкчелеге заказ биргәннән соң, „Сельэнерго” җәмгыяте хезмәткәрләре яңа яктырткычлар урнаштыра.

Шәвъяды авылына яңа линияләр сузу белән шөгыльләнүче бригада

„Сельэнерго” җәмгыяте уңганнарына тик торырга форсат юк, эш сәгатьләре көндәлек мәшәкатьләргә чорналып уза, ди җитәкчеләре

Агымдагы елда Илекәй, Иске Яхшый, Чурапан, Иске Ямурза, Иске Дүртекәй, Курач, район үзәгенең берничә урамында электр линияләрен тулысынча яңартканнар. Әлеге вакытта мондый эшләр Шәвъды авылында башкарыла.

RSS-материал