Рифина ГАЛИЕВА

Балтач десантчылары традициягә тугры кала

2 Август, 2019 - 15:07

Хәрби буручыларын hава-десант гаскәрләрендә үтәгән 50дән артык балтачлы бәéрәмгә җыелды. „Сагышлы ана” мемориаль комплексына локаль сугышларда hәлак булгшан Балтач яугирләре истәлегенә куелган hәéкәлгә гирлянда салдылар.



Электрон паспортларга күчәбез

Әлеге мәсьәлә этаплап хәл ителәчәк, ди Русия премьер-министры Дмитрий Медведев.

Матурланабыз. Битлекләр ясыйбыз

Кыярдан
Яңа гына өзеп алынган кыярны угычтан уарга һәм 1 аш кашыгы кефир белән болгатып, биткә сөртергә. Бу битлек сулган коры тирене агарту, тукландыру, яшәртү өчен яхшы.

Петрушкадан
Петрушканы ваклап, сутын сыгарга һәм аңа шул ук күләмдә сөт өстәргә. Көн саен биткә сөртеп, 15 минут тотарга.

Кура җиләгеннән

Иске Янбай авылы сатучысы Гөләндәмне халык үз иткән


„Радуга” кулланучылар җәмгыяте карамагында авылларда бүген 18 сәүдә ноктасы халыкка хезмәт күрсәтә, аларда 20 сатучы эшли. Агымдагы елның 6 аенда җәмгыятьтә товар әйләнеше 38 миллион сумнан артып киткән. Иске Янбай авылының көндәлек кирәк-ярак товарлар магазины сатучысы Гөләндәм Сәфәрова ай саен уртача 300 мең сумлык товар сата.

Балтач укучылары лагерь белән хушлашты

„Алтын башак” ял hәм савыктыру лагеренең икенче агымында ял иткән 75 укучы лагерь белән хушлашты. Агымны ябу тантанасы башка еллардан аермалы буларак, кичке сәгатьләрдә үтте.

Шкулфон ата-­аналар, укучылар өчен уңайлы булачак

Русия Дәүләт думасының Мәгариф hәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев „Ростех” ка мәктәп укучылары өчен „шкулфон” дип аталган махсус телефон булдыру башлангычын җибәргән.

Борис Чернышев фикеренчә, „шкулфон” мәктәпләрдә балаларга кесә телефоннарын куллануны тулысынча тыþга алмаш булырга мөмкин.

Булачак әниләргә шатлыклы хәбәр

Русиядә бала акчасын 3 яшькә кадәр түләргә карар кабул иттеләр. Дәүләт думасы тиешле закон проектын ахыргы, өченче укылышта кабул итте. 2020 елның 1 гыйнварыннан балалар пособиесен хәзергә көнгә караганда күбрәк гаилә алачак.

Иске Янбай егете Руслан Ханов авыл кадерен белә

Руслан Ханов — яшь эшчеләрнең берсе, ул Т-150 тракторында ямга тупланган яшел массаны тыгызлый. Ике ямны тыгызлауны да ул башкарган. Шул ук вакытта җирләрне парга сөрү дә Руслан Хатиф улы иңнәрендә.

Шәхси эшкуар „Дельмиев”та сыйфатка эшлиләр

Мал азыгы хәзерләү эшләренә биредә июнь аеның ахырында төшкәннәр. Бүгенге көндә 1395 тонна печән, 3665 тонна сенаж хәстәрләнгән. Иске Янбай авылында урнашкан 2 ямны да тыгызлап, эшне төгәлләп куйганннар. Без килгән вакытта Иске Уразай терлекчелек фермасы янындагы ямга күпьеллык үләннәр салу белән мәшгуль иделәр.

„АЛТЫН КУЛЛЫ” КЕШЕ УЛ

14 Сентябрь, 2013 - 13:00Рифина ГАЛИЕВАБу кызыклы

—Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз диләр, ә безнең Радимның осталыгы тагын да күбрәктер, —дип сүзен башлады чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыяте директоры урынбасары Рәмил Нурисламов эретеп ябыштыручы, токарь Радим Солтангалиев хакында.

RSS-материал