Ирина ШӘРИПОВА

ӘТИЛӘР БЕЛӘН КӨЧЛЕ БЕЗ

Кирәк булса, әтиләр күк
Утлар-сулар кичәрбез.
Илебезне саклар өчен
Батыр булып үсәрбез.

Иске Балтач авылы “Кояшкай” балалар бакчасы тәрбиячеләре Ватанны саклаучылар көне уңаеннан иң якын кешеләребезне әти-абыйларыбызны кунакка чакырды. Әлеге датага бик ныклап әзерләнде балалар. Ай дәвамында бакчада балалар белән хәрби гаскәр төрләре, аларның хезмәтләре, Ватан алдындагы бурычлары турында төрле хикәяләр, шигырьләр укылды. Балаларның һәрберсенең әтисе нинди хәрби гаскәрдә хезмәт иткән, танышу, сөйләшү үткәрелде. Төрле хәрби гаскәрләргә багышланган рәсемнәр күрсәтелде, презентацияләр эшләнде.

СЫНАУЛАР СОРАП АЛЫНМАСА ДА…


Аларны җиңәр көч таба алу батырлыкка тиң


Язмыш тарафыннан сыналган йөрәк парәсеннән чын шәхес тәрбияләү өчен җан-фәрман тырышкан ата-аналарның үз максатларына ирешү өчен нинди зур каршылыкларны җиңәргә сәләтле булуларын күрү, аларның уй-фикерләрен тыңлау әлеге мәсьәләнең ни дәрәҗәдә тирән булуын тагын бер кат ассызыклый.

RSS-материал