Илүс ХӘМИТОВ

ЮЛГА ЧЫКСАҢ, БАЛАҢ ТУРЫНДА КАЙГЫРТ!

Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре рейдларның берсендә руль артында яшь хатын утырган иномарканы туктаталар. Машинаның арткы утыргычында биш яшьләр тирәсендәге малай утырган була. Гадәттәгечә, бала махсус креслога утыртылмаган, хәвефсезлек каеше белән каптырылмаган, кулына уен приставкасы тотып, гадәти рәвештә утырып барган. “Ни өчен балагызны махсус автомобиль креслосына утыртмадыгыз”, — дигән сорауга, кайгыртучан ана: “Минем балам— минем проблема”, — дип җаваплый. Юлда тәртип саклаучы хезмәткәрнең аптыраулы карашын күреп, ул янә: “Тиктормас ул, минем бала, бернинди креслода да утырмаячак, хәвефсезлек каешын каптырсаң да аны тыеп булмый”, — дип әтеп бирә.

RSS-материал