Гөлнара РӘХМӘТИЕВА

Сынауларда мин сынмадым, бөгелмәдем... Мәшүдә Фатих кызының “Шатлык мәктәбендә”

Аллаһы Тәгалә һәр туган баланың күңеленә иман сала, аннан кешене яхшылык белән дә, яманлык белән дә сыный. Иманны жил-давыллардан саклаганнар уңышка ирешә. Ә кешеләр күңелендәге бу изге хисне үстерергә ярдәм итүче, тынгы белми үз халкына хезмәт итүчеләр — укытучылар, рухи яктан көчле мөгаллимәләр.

Бүген җәмгыятьтә мәктәпләргә иман дәресләрен кертү турында күп бәхәсләшәләр. Элекке идеология белән гомер итеп, „үзгәртеп коруларны” кичергән өлкән яшьтәге укытучылар бер дә юкка дингә килмиләрдер. Дәүләт һәм мәктәпнең диннән аерылуының нәтиҗәсе бүген ачык күренә. Әгәр дә фән белән дин берлектә булмаса, беркайчан да кеше мәсьәләләре уңай чишелмәс, әхлаксызлыкка да каршы торалмабыз. Яшьләр бигрәк әдәпсез, — дип ачулану мәгънәсез. Кем тәрбияләгән икән ул балаларны?! Барыбызга да уйланырга урын бар: җәмгыятебез, ата-аналар, укытучылар...

КҮҢЕЛНЕ САВЫКТЫРУЧЫ БУЛДЫ

Ата-ана тәрбиясе гомер буена ныклы нигез булып кала. Нәгыймә Рәхмәтиева сигезенче дистәне ваклаганда моңа нык инанган. Бөек Ватан сугышына китеп һәлак булган әтисе Таһир Мөхәмәтҗан улына җиңү язында балаларын кайтып кочарга язмаган.

ЯШӘЕШ СӨЕНЕЧЛӘРЕ

Ватан иминлеге өчен яу кырларында ут-су кичеп җиңү яулап кайткан, фронтта көч һәм тир түккән тыл хезмәткәрләренең язмышлары үрнәкле дә, фәһемле дә. Алар безнең арабызда тормышка мәгънәле киңәш биреп, күңелләребезне пакьләп, нурлап яшиләр. Тик, ни аяныч, саннары гына елдан-ел кими бара. Аларның яшьләре сиксән-туксаннан арткан. Язмышларын үзләре язып, парлашып, һәр авырлыкларны бергәләп җиңеп, балалар, оныклар тәрбияләп үстереп көн итә алар. Бу дөньяда ничек яшәргә, дип баш ватканнарга мин ветераннардан үрнәк алыгыз, дип киңәш бирер идем. Өлкәннәр язмышында тормыш фәлсәфәсе, яшәеш мәгънәсе, үрнәкле һәм гыйбрәтле вакыйгалар чагыла. Алар беркемнең дә күңелен битараф калдырмый. Сүзем Балтач җирендә яшәгән үрнәкле гаилә, сугыш ветераны Рәйнә Гатуф кызы һәм Әхнәф Мазһар улы Мазһаровлар турында.

ШТӘНДЕДӘ МӘЧЕТ ТОРГЫЗЫЛДЫ

Ел саен Башкортостанда 25кә якын иман йорты калкып чыга. Районыбызның күркәм табигать кочагында урнашкан Штәнде авылында да мәчет үз ишекләрен ачты. Көферлеккә күрә 37нче елда киселгән манара янә калкып чыкты. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән ислам дине йолаларын үтәп яшәргә мөмкинлек туды.

RSS-материал