Дамир ХӘЙРТДИНОВ

АНЫҢ КЕБЕКЛӘР ЙӨЗЕНДӘ АВЫЛ ХЕЗМӘТЕ АБРУЕ

Аграр сәнәгать комплексы предприятиеләрендә кадрлар мәсьәләсе төрле урында төрлечә. Сүз юк, авыллар “картая”. Кайбер авылларда хезмәт яшендәге кешеләр сафы сирәгәя бара. Хезмәт яшендәге кешеләре күп була торып та күмәк хуҗалык производствосында кадрларга кытлык кичергән авыллар бар. Нәтиҗәдә, кайчандыр горләп торган объектлар ябыла. Ә авыл хезмәтенең кадерен белгән һөнәрманнар эшләгән урыннарда аграр сәнәгать комплексы тармаклары киңәя бара. Боларга охшаш хәлләрне безнең төбәк авылларында да күрергә мөмкин.

БЕЛЕМ ӨСТӘЛЕП ТОРСА ЯХШЫ

Һөнәрман дипломга ия булды да белемен камилләштерүдән тукталырга тиеш дигән сүз түгел. Чөнки һәр көн кешегә нинди дә булса яңалык бүләк итә. Яңадан-яңа ачышлар ясала, тармаклар яңа технологияләр үзләштерә, әлегә кадәр билгеле булмаган чирләр дә килеп чыгып тора... Квалификация күтәрү курсларының максаты белгечләргә тармак өлкәсендәге менә шул яңалыкларны җиткерүдән гыйбарәт.

АВЫЛНЫҢ ҮЗ БАНКЫ БАР...

“Россельхозбанк” илнең банклар системасында тоемлы урын тота. Филиал челтәренең зурлыгы буенча ул Русиядә икенче урында. Илнең төрле нокталарында аның 1600 бүлекчәсе эшли. Беларусь, Казахстан, Таҗикстан һәм Әзербайҗан Республикаларында да “Россельхозбанк”ның вәкиллекләре бар. Иң мөһиме ул авыл өчен эшли.

ӨЧЕНЧЕ ЕЛ РӘТТӘН

Районның үсмерләр хоккей лигасы командасы республика чемпионатына юллама алуы төбәктә спортның бу төрен үстерүгә игътибар дәрәҗәсен ачык күрсәтә. Әйе, күптән түгел Аскын, Борай, Караидел, Тәтешле, Яңавыл районнары үсмерләр хоккей комадалары катнашлыгында үткән төбәк ярышларында балтачлылар алга чыккан иде. Бигрәк тә, капкачы Алмаз Җиһаннуровның “калканы” нык булды бу көнне.

КӨНКҮРЕШ ӨЧЕН ДӘ ОТЫШЛЫ ҺӘМ УҢАЙЛЫ

Соңгы елларда автотранспорт һава пычратучы төп объектларның берсе икәнлеген бүген беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Белгечләр пычратылган һаваның алтмыш проценты автотранспорт өлешенә туры килә, дип исәпли. Автомашиналар двигателен газ ягулыгына көйләгәндә берәүләр энергия чыганагының бәясе арзанрак булуын исәпкә алса, аның экологик аспекты да бар. Монысы бөтен кешелек өчен кыйммәт.

RSS-материал