Дамир ХӘЙРТДИНОВ

ИЛЛЕ ЕЛ — УЛ ТАРИХТАГЫ БЕР ВАКЫТ КИСЕМТӘСЕ

1960 еллар башы авыл хуҗалыгын интенсивлаштыруда беренче адымнар ясалган чор.

БАСУЛАРДА СОҢГЫ БУЛЫП УРЫН АЛА КУКУРУЗ

“Россия” җәмгыятендә иртә культураларны чәчү унҗиде көн дәвам итте.

НИЧЕК ЯХШЫ БУЛЫР ИДЕ —АСФАЛЬТ БУЛСА ҺӘР СУКМАКТА

Район үзәге Совет урамы юлының көнбатыш өлешендә соңгы тапкыр 2005 елда капиталь ремонт үткәрелгән иде. Ә бу урам район үзәгенең иң җанлы өлешләренең берсе.

СУКАНЫ МАКТАГАН ТУРЫГА ЧӘЧӘ

Соңгы елларда авыл эшчәненең тәвәккәлләми генә эшкә тотынганы юк. Ул булмасын тотрыксыз икътисад, әле бер, әле икенче төрле сынаган һава шартлары каршылыкларын күрсәтеп кенә тора.

ҖИР ӨСТЕННӘН ОЧЫП ЙӨРИ ДИЯРСЕҢ...

Үсемлекчелектә язгы дым уңышны никадәр хәл итүен аңлатып торасы юк. Хәер, җир эшкәртү операцияләренә тотыну өчен, никадәр ашыксаң да, җир өлгергәнен көтәргә туры килә. Чәчүлекләргә СЗ-3,6 чәчкечләре ярдәмендә минераль ашламалар кертим дисәң дә туфрак өлгермәгән басуга чыгып берни аткара алмыйсың.

КЕШЕ—ТАБИГАТЬНЕҢ БЕР ӨЛЕШЕ

Экология культурасына кешене кече яшьтән өйрәтергә кирәклеге бәхәссез. “Аңыбызда экология көне” проектының максаты да нәкъ шуңа юнәлтелгән. Тирә-як мохитне саклау елы кысаларында Башкортстанда бу чараны “Бергә булдырыйк!” Бөтенрусия экология хәрәкәте үткәрергә тәкъдим иткән иде.

БЕЗДӘ ХОККЕЙНЫ ЯРАТАЛАР. УЙНЫЙЛАР ҺӘМ ҖАН АТАЛАР

Соңгы елларда районның спорт тормышында аеруча җанлылык күзәтелә. Игътибар артуы бер хәл. Халык, бигрәк тә яшьләр, сәламәт яшәү образын алга алгач спортка тартылучылар саны артты. Ә спорт белән ныклап шөгыльләнгәч нәтиҗәләр дә сөенечле.

КҮҢЕЛСЕЗ ХӘЛЛӘР КИТЕРМӘСЕН

Белгечләр исәпләвенчә, быел язгы ташкын чорында су күтәрелүе 1998 ел нәтиҗәләреннән ким булмаска тиеш. 1990 елдагы кебек көчле ташкын көтелә, дип фаразлаучылар да бар. Бары да һава шартларына бәйле.

КАТНАШАЗЫК КАЙДА, НИЧЕК ЯРАЛА?

Чикләнгән җаваплылыктагы “Агрохим” җәмгыятенең катнашазык җитештерү заводы ачылуы бик вакытлы булды. Былтыр Русияне Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзалыгына кабул иттеләр. Дөнья базарында конкурентлашу авыр булачагын товар җитештерүче яхшы аңлый. Үсемлекчелек тармагын мисалга алыйк. Безнең шартларда бодайның кыйммәтле һәм көчле сортларыннан җилемсә микъдаре югары уңыш бик авырлык белән алына.

БАЛТАЧЛЫЛАР КУБОКНЫ ЫЧКЫНДЫРМЫЙ

Әле хоккей сезонының иң кызган мәле. “Танып” хоккей клубы һәвәскәрләренең күнегүләрсез үткәргән бер генә көне дә юк. Шугалакта һәрвакыт җанлылык. Шунсыз мөмкин дә түгел. Чөнки әледән- әле матчлар. Көчле командалар белән кәшәкәләр чалыштырырга туры килә.

RSS-материал