Дамир ХӘЙРТДИНОВ

МАЛЛАР НИК БАСУ ТАПТЫЙ?

Элек мал-туар басуга чыгуы иң зур хурлык булып исәпләнә иде. Мал-туарың басуга чыкса икенче көнне үк исемеңне “Кычыткан”, “Крокодил”, “Яшен” кебек махсус биткә язып халык күпләп йөри торган урыннарга илтеп элеп куйдылар, йә булмаса урындагы радиодан сөрән салдылар.

КУКУРУЗНЫ МАКТАП, КӨНБАГЫШНЫ ХУРЛАРЛЫК ТҮГЕЛ

Кукуруз — терлек азыгы сыйфатында, сүз дә юк, көнбагыштан өстенрәк. Ләкин безнең тарафларда кукурузны мактап, көнбагышны хурларлык түгел. Быел, мәсәлән, җәй явым-төшемгә бай килсә дә, кукурузга буй җиткерү өчен җылы җитмәде.

ЭШНЕ ТӘМАМЛАП ХЕЗМӘТТӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМГӘ

“Дилмиев индивидуаль предприятиесе”ндә икмәк культуралары уңышын җыеп алуны төгәлләделәр. Игенчеләрнең беркадәр мәйданнан судан үләне һәм күпьеллык үләннәр орлыкларын суктырып аласылары гына калды.

ДӨНЬЯ ЧИКЛӘҮЛӘР БЕЛӘН ЯНАГАН МӘЛНЕ

Җирдә углеводород чималы мәңгелек түгел. Яткылыкларда нефть кайчан да булса, барыбер, бетәчәк. Хәер, аңа инде алмаш бар дип горур рәвештә әйтергә мөмкин. Нефть эшкәртү предприятиеләренең техник максатлардагы үсемлек маеннан ягулык-майлау материаллары җитештерү мәсьәләсенә карата кызыксынучанлыгы артканлыгы сизелә.

КӨЗ ҮЗЕН АНЫҢ САЕН НЫГРАК СИЗДЕРӘ

“Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында авыл хуҗалыгы культураларының өлгерүе беркадәр сузыла. Сер түгел, предприятие басуларында сабанашлык культураларын соңлабрак урнаштырганнар иде. Май аеның явым-тешемгә саран килүе, җәй уртасында җиләс һава шартлары торуы башакларның тулышуына һәм бүген өлгерүенә кире йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Бер басуда бодайны тезмәләргә ексалар, әле башаклардагы бөртекләр яңа гына балавызланып өлгерү стадиясенә кергән кырларны да күрергә мөмкин.

ТАБИГАТЬ УҢАЙ ШАРТЛАРЫН ЮМАРТ БҮЛӘК ИТТЕ

“Правда” җәмгыятенә якынлашканда гаҗәеп күренешләргә тап буласың. Кырларда шулкадәр муллык. Ул игенченең кулы җиткәнен көткән башаклар. Күпьеллык үлән басуларында тәгәрәшеп яткан печән төргәкләренең исәбе-саны юк. Үлән басуларында яшел масса уңышы инде өченче кабат егарлык булып үсеп килә.

КИБЕТЛӘР МОХИТЕ КИҢӘЯ

Илдә, республикада зур кибетләр челтәре киңәйгән саен киңәя бара. Заманча кибетләр, шартына китереп әйткәндә, супермаркетлар авыл төбәкләрендә дә барлыкка килә. Әле кайчан гына район үзәгендә “Магнит” челтәренең кибете ачылгач: “О-о,”—дип сокланган сатып алучы үзен шәһәр шартларындагыдай итеп тойган иде. Күп тә үтмәде, “Полушка”, “Монетка” челтәрләре кибетләре дә балтачлыларның сайлану мөмкинлеген арттырды.

КҮМӘК ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ “БИОТРОФ”

“Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе Штәнде сөтчелек фермасында алдагы кыш айларында терлекчелек продукциясе җитештерү фронтында малларны тукландыру ягыннан авырлыклар булмаячагына шик юк. Ферманың азык ихатасында былтыр кукуруз яшел массасыннан хәзерләнеп яхшы сакланган 750 тонна күләмендә силос запасы бар.

ПЕЧӘНЛЕКЛӘРНЕҢ ГӨР КИЛЕП ТОРГАН ЧАГЫ

Бу ел явым-төшемгә байлыгы ягыннан үткән ике елдан шактый аерыла. Җәйнең беренче яртысындагы һава шартларыннан игенчеләр канәгать дип әйтерлек.

ҖӘМГЫЯТЬ ХЕЗМӘТ КҮРСӘТЕРГӘ ӘЗЕР


Моның өчен ике арада килешү төзү генә кирәк


Көнкүреш калдыклары адым саен диярлек очравы соңгы елларда бер бәлагә әверелде. Сер түгел, халыкның күпчелегендә автомототранспорт бар. Урман һәм башка урыннарга барырга йомыш төште исә, ихатада җыелган чүп-чарны төйиләр дә юл уңаеннан барганда кеше күзенә артык күренми торган җиргә бушатып китәләр. Калдыкларын көнкүреш калдыларын туплау полигонына илтеп бушаткан йорт хуҗалары да бар. Андыйларга афәриннән башка сүз юк. Ә ул полигонга игътибар иткәнегез бармы? Һәркем үз транспорты белән анда керә дә калдыкларын теләсә ничек бушатып китә...

RSS-материал