Дамир ХӘЙРТДИНОВ

СУККУЛ КОМБАЙННАРЫ ӨР-ЯҢАДАН КИМ ТҮГЕЛ

Һава шартлары басу эшләрен ныклап җәелдерергә форсат бирми. Сишәмбе көнне яуган койма яңгыр игенчеләрнең эшен тагын да кичектерде. „Россия” җәмгыятендә бу көнне моңа кадәр яуган яңгыр тудырган тәнәфестән соң, көннең икенче яртысында, урып-җыю фронтында эшне җанландырырга исәп тотканнар иде.

ИКМӘК ЯЗМЫШЫ АЛАР КУЛЫНДА

Җәйнең икенче яртысындагы җиләс көннәр игеннәрнең өлгерүен беркадәр тоткарлады. Республика, район кырларында урып-җыю эшләренә үткән еллар белән чагыштырганда соңлабрак төштеләр.

„САРЫ САЛАМ ЭСКЕРТЛӘРЕ БУЛЫП ҖӘЙ КАЛЫКТЫ БАСУ ТҮРЕНӘ”

Басулардагы саламны эскертләргә өюне бүген кайберәүләр хупламый. Махсус техникасы булган хуҗалыкларда аны төргәкләргә кысып, урак барган көннәрдә үк ферманың азык ихатасына кайтарып өяргә тырышалар.

ЧӘЧӘРГӘ ДӘ ВАКЫТ ҖИТТЕ

Республиканың төньяк төбәгенең кара туфраклы басуларында игәргә яраклы авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау юнәлешендә Балтач сорт сынау участогы нәтиҗәле эшләп килә. Барлык хуҗалыклардагы кебек, бүген биредә дә җәй ахырына хас мәшәкатьләрдә кайныйлар.

БЕРӘҮЛӘР ХУРЛЫЙ, Ә ЭШЛӘГӘННӘР УҢЫШЛАРГА ИРЕШӘ

Үсемлекчелектә ноу-тилл технологиясенә күчәргә икътисад, табигать үзе таләп итә. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы механизаторларга кытлык кичерү, туфракның уңдырышлылыгы елдан- ел югала баруы, шулай ук боларга охшаш башка сәбәпләр күп төбәкләрдә үсеш алган ноу –тилл технологиясе республика игенчеләрендә аның саен ныграк кызыксыну уята бара. Шушы көннәрдә район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм күрше төбәкләр хуҗалыклары җитәкчеләре катнашлыгында үткән төбәк киңәшмәсендә ноу-тилл технологиясе һәм рапс игү үзенчәлекләре турында сүз барды.

ИГЕНЧЕЛӘР ӨЛГЕРЛЕГЕ ТЕРЛЕКЧЕЛӘР ӨЧЕН ЗУР ЫШАНЫЧ

Яшел урак эшләрен оештыру мәсьәләләре каралган район киңәшмәсендә хәзерләнгән терлек азыгының сыйфатына аеруча өстенлек бирүгә басым ясалган иде. „Луч” җәмгыятендә бу таләпне үтәү өчен аеруча тырышлык салалар.

ЧЕЛЛӘ— СЫНАУ МӘЙДАНЫ СЫМАН

„Балтач” муниципаль- унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә моңа кадәр, авыл хуҗалыгы техникасы паркындагы проблемаларга бәйле, терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә беркадәр кыенлыклар кичерәләр иде. Былтыр нәкъ шулай булды. Сусыл азыкларны соңлап хәзерләделәр. Чөнки былтыр „Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” техникасы, эштән бушаганнан соң, август аенда гына бирегә ярдәмгә килеп җиткән иде.

КОЯШ КЫЗДЫРА. КЫРДА ЯНЫП-КӨЯ ИГЕНЧЕ...

Фәрит Сафин 2008 елда үзенең кече предприятиесен булдырып, хуҗалыкларга терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә ярдәм күрсәтә башлаган иде. Кече предприятиенең эше бүген дә уңышлы дәвам итә.

ПЕЧӘН ӨСТЕ—АВЫЛДА ИҢ КАДЕРЛЕ ВАКЫТ

Авылда җаваплы чор – яшел урак башланды. Һава торышының уңай килүе быел терлек азыгының мул булачагын вәгъдә итә. Хәзер күпьеллык үлән басуларында уңган яшел масса уңышын җыеп алып, җитәрлек күләмдә сыйфатлы сусыл һәм күләмле азыклар хәзерләү бурычы тора. Бу көннәрдә „Восток” җәмгыятендә дә җәйнең бер көне кышның биш көнен туйдыра дигән хакыйкатьне алга куеп эшлиләр.

ХАЛКЫБЫЗНЫҢ ХЕЗМӘТ, ДУСЛЫК, ӨМЕТ ҖЕПЛӘРЕННӘН ҮРЕЛГӘН УЛ БӘЙРӘМ — САБАНТУЙ!

12 июнь — Русия көнендә Балтач хезмәтчәннәре язгы кыр эшләренең уңышлы тәмамлануын — Сабан туен бәйрәм итте. Олы бәйрәмдә Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов катнашты. Рөстәм Зәки улы тирмәләрдә булып халык белән аралашты, райондашларын хезмәт тантанасы белән тәбрикләде, Башкортстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды.

RSS-материал