Дамир ХӘЙРТДИНОВ

БАЛТАЧТА БЕНЗИН УРЛЫЙЛАР

Бензин арзан тормый. Ләкин арабызда аны урлашып табу юлын сайлаганнар да юк түгел. Район үзәгендә мондый очраклар бар. Элекке „Агропромхимия” берләшмәсе гомум торагында яшәүче автомашиналар хуҗалары караклардан еш зыян күрә.

Караклар да һушлы. Бензин салдыру объекты сыйфатында видеофиксаторы булмаган автомашиналарны сайлыйлар. Күбрәк очракта алар илаһи затлар карамагындагы автомашиналарга һөҗүм итә.

БАЛТАЧ ТИРӘСЕН КОНДЫЗЛАР ҮЗ ИТТЕ

Район сулыкларында кондызлар(бобр) моңа кадәр очррый иде. Бу җәнварлар безнең төбәктә күпләп үрчегән, күрәсең. Мөгаен, ареалын киңәйтү максатыннандыр, кондызлар авыллар тирәсенә үк килеп җитте.

Бүген иртән Иске Балтачта бер күлләвектә кондыз күрүләре турында редакциягә хәбәр иттеләр(урыны сер булып калсын).

ЮЛСЫЗЛЫК БӘЛАСЕННӘН КЕМНӘР ГЕНӘ ҖӘФА ЧИКМИ

Иске Балтач авылының Энергетиклар урамныда яшәүчеләр урам барлыкка килгәннән башлап юлсызлыктан җәфа чигә. 14 апрель күнне урамда яшәүчеләрдә бер тәркем граңданнар бу мәсьләне район хакимияте башлыгы алдында күтәрделәр.

БАСУЛАР УҢАЙЛЫ УРНАШУНЫҢ УҢАЙ БЕР НӘТИҖӘСЕ

Тургайлар килгәннән соң ике атна үткәч язгы кыр эшләре башланачагын электән үк фаразлаганнар. Кайда ничектер, мәгәр безнең тарафларда бу сынамыш туры килде. Тургайларның беренче сайравы 31 март көнендә ишетелгән иде. Аннан соң ике атна үтүгә районда язгы кыр эшләренә кул да салынды.

ТАНЫП СУЛАРЫНДА АККОШЛАР ЯЛГА ТУКТАЛДЫ

Танып буендагы хозурлыкка ямь өстәп, бүген елганың гидроузел төбәгенә аккошлар төште. Көннең икенче яртысында бу гаҗәеп тамашаны күрергә бу хакта хәбәрдар булган бихисап балтачлылар, яхшыйлылар агылды.

ТАШКЫН ЭПОПЕЯСЕ ТӘМАМЛАНМАДЫ ӘЛЕ

Кичә елгаларда су ярыйсы күтәрелде. Чөнки көн җылы торды. 12 апрель иртәсенә беркадәр салкынайтуы ташкын „ялкынын” беркадәр сүрелдерде. Тугайларга җәелгын кайбер елгалар кире ярларына кайтты. Ләкин бу районда ташкын эпопеясе тәмамланды дигән сүз түгел.

ЧӘЧҮЛЕК МӘЙДАННАРЫН КИҢӘЙТҮ БУРЫЧЫ КУЕЛА

Быел район игенчеләре алдында чәчүлекләр киңлеген 10 процентка арттырып, гомум мәйданны 55 гектарга җиткерү бурычы куела. Район басуларында язгы кыр эшләре 34 мең гектарда башкарылачак.

СУ ҮЗЕНӘ ЮЛ ТАПКАН, ЛӘКИН...

Язын инеш тә дәрьяга әверелә. Юл төзегән чакта су үткәрү корылмаларын салганда менә шуны исәпкә алырга кирәк тә соң. Иске Тушкыр—Асавка авыллары арасындагы юлны салганда кайчандыр менә шуны исәпкә алмау бүген проблема тудырды.

МЕХАНИЗАТОРЛАР ИМТИХАН ТОТТЫ

Техник карау үткәрелгән техниканы файдалану хәвефсезлек ягыннан ышанычылы икәнлеге бәхәссез. Ләкин үзйөрешле машиналарны дәүләт техник күзәтчелеге таләпләре белән исәпләшми файдаланучылар да очрый. Нәтиҗәдә, район буенча техник карау үткән техника күрсәткече түбән булып күренә, ә иң мөһиме— хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән техникадан әйләнә тирәдәгеләргә куркыныч зур. Бу мәсьәләгә карата җаваплылыкны арттыру йөзеннән, Башкортстан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжы базасында күрсәтмә киңәшмә үтте.

ЭШКӘ „ҖИГЕЛЕР” ЧАК ҖИТӘ

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы механизаторлары язгы кыр эшләрендә катнашачак техника ремонты фронтында бурычлы калмады дип әйтергә нигез бар. Вак кимчелекләрне исәпләмәгәндә, билгеләнгән вакытка барлык төр техниканы әзерлек сызыгына куйдылар.

RSS-материал