Дамир Хайртдинов

Балтач районы башлыгы чик сагына өлеш керткән балтачлыларны бәйрәм белән котлады

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев илебез чикләре сагына лаеклы өлеш керткән балтачлыларга Чик сакчысы көне уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.  

 Илебез чикләрен саклауга өлеш керткән хөрмәтле  ветераннар, запастагы хезмәткәрләр, бүген гаскәри бурычын чик сагы гаскәрләрендә үтәгән балтачлылар!

“Балтач таңнары”на ташламалы бәягә язылып булачак

Балтачлылар, подписка декадасы мөмкинлекләреннән файдаланып калыгыз, 1-10 июнь көннәрендә “Балтач таңнары” гәзитенә 971,82 сумга язылырга мөмкин.

 

Матбугат басмаларына язылуны дәртләндерү уңаеннан, республика буенча    подписка декадасы  игълан ителде.

1-10 июнь көннәрендә “Балтач таңнары” гәзитенә ташламалы бәяләрдә язылып булачак.

Балтачлылар белеп калыгыз, Сосновский балтырганы үстергән өчен штраф кертмәкчеләр

Балтачлылар, белеп торыгыз, бакчагызда Сосновский балтырганы үскән өчен киләчәктә ике-дүрт мең сум күләмендә штраф түләргә туры килергә мөмкин.

Күршегез  сезнең участокта чүп үләннәре күпләп үсүе турында шикаять белдерә икән,  сезгә  штраф түләргә туры киләчәк.

Башкортстан аграрийлары чәчүлекләрне тәрбияләүгә кереште

Башкортстанның 43 районы кырларында бу көннәрдә химик утау эшләре бара. Балтач районы хуҗалыклары да шушы көннәрдә эшкә тотыначак.  

Республикада чәчү эшләре ахырына якынлаша. Чәчүдән соң да  аграрийларның мәшәкатьләре аз түгел. Чәчүлекләрне тәрбияләргә кирәк.

БР Авыл хуҗалыгы консультацияләре үзәге мәгълүматлары буенча, республиканың 43 районында химпрополкка керешкәннәр.

“Гомерле кое”

“Авылыбызның бер чишмәсе миңа аеруча якын, – дип сөйләп китте, ике ел элек кенә бакча күршебез булып киткән Наилә апа. Дөресрәге, авылдан бераз читтәрәк ул, урман юлы буенда. Ата-бабаларның чишмәне “Гомерле кое” дип атаулары юктан гына булмагандыр – авылыбызның озын гомерле кешеләре байтак. Гадәттә коены – кое диләр, чишмәне – чишмә. Нишләп “Гомерле чишмә” түгел? Кыскасы, монысына җавабым юк.

Әти

Харис абый балаларга каты булды. Беркайчан да алдына утыртып сөймәде, ягымлы сүзләр әйтмәде. Гомумән, аз сүзле, кырыс кеше иде. Шулай да аның иң күп сүзле, иң ягымлы, иң йомшак куллы чагын ике кыз бик яхшы хәтерлиләр.

Балтачтагы бер йортта тавык сәер формадагы йомырка салган

Балтачтагы шәхси йортлардагы тавыклар  салган йомыркаларны “иҗат эше”нә тиңләрлек.

Балтачтагы “У Дачный”ны мактыйлар, ләкин...

Балтачтагы “У Дачный” кибетенә керүче күп. Ләкин аннан буш чыгучылар да юк түгел...

Күпләр минем фикер белән килешмәс, мөгаен. Ләкин, 16 май көнендә бу кибеттәге сатучыларның хезмәтләндерү культурасы миндә кире тәэссоратлар калдырды.

Кибеткә гербицид алырга дип кергән идем.  Бу товар арасында сайлану мөмкинлеге зур түгел.

Балтач сорт сынау участогында иң мәшәкатьле көннәр

Балтач  сорт сынау участогында язгы чәчү төгәлләнү алдында. Кырчылар   сынау түтәлләрендә  авыл хуҗалыгы  культураларын урнаштыруга  кереште.

Һәр елдагыча, быел да кырчылар авыл хуҗалыгы  культураларының йөзләрчә сортын  участок шартларында сынаячак . Бодайның 48 сортын сынарга планлаштыралар.

Беренче туй

Рәлифә иренә яратып чыкмады. Анасы ирегеннән уза алмаганга, аның  сүзен сүз итеп кенә Хәйбуллага  чыкты.  Уналты  яшьлек кыз үз мәхәббәтен очратырга,  бердәнбер пары белән гаилә корырга, балалар үстерергә хыялланмады түгел.

RSS-материал