Автор

Балтач районы башлыгы янгын сүндерүчеләрне бәйрәм белән котлады

30 Апрель, 2020 - 15:00

Балтач районы Хакимияте  башлыгы Илгиз Субушев районның янгын хәвефсезлеге сагында  торучы хезмәткәрләргә һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Бүген, 30 апрель-Янгын хәвефсезлеге сагында тору хезмәткәрләре көне.

Балтачлыларны БР Дәүләт Җыелышы—Корылтай депутаты Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады

30 Апрель, 2020 - 12:00

Балтачлыларга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы—Корылтай  депутаты Шамил Шәрипов, Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан, изге теләкләрен җиткерде.

Хөрмәтле  балтачлылар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан  ххлас котлауларымны кабул итегез.

Майның беренче көне — кешенең, дәүләтнең   һәм һәр гаиләнең иминлеге нигезендә  үсешкә омтылышны гәүдәләндерә.

Вокзалда

30 Апрель, 2020 - 12:00

Әти-әнисе янына авылга кайтырга җыенган Гөлниса тимер юл вокзалына бер сәгатькә алданрак төште. Поезд килергә әле вакыт бар. Иртәгә төш вакытында бер ел күрмәгән әти-әнисен кочып аласы турында татлы хыялга бирелеп, үтеп-сүтеп йөрүчеләргә күз салыштырып утыра бирде Гөлниса. Бәйрәм вакытында юл кысык. Вокзалда кеше күп кенә күренә. Ярый әле, билетын алданрак алды. Килгәндә ничек булыр инде...

Балтачта бер эшкуар төзелеш һәм биналар ремонтлау эшчәнлеген җәелдермәкче

30 Апрель, 2020 - 12:00

Балтачта  төзелеш һәм биналар ремонтлау эшчәнлеген җәелдерү теләге булган эшкуар бизнес-проектын райн Хакимиятендә узган “Эшмәкәр сәгате”ндә  яклаган.

Һәр атнаның пәнҗешәмбесендә район Хакимиятендә  уза торган “Эшмәкәр сәгате”нең   бүгенгесе,   үзизоляцияләү режимын үтәү максатыннан,   онлайн-режимда  үтте.

Бер эшмәкәр комиссия әгъзаларын торак һәм торак булмаган биналарны төзү

Балтачевцам на заметку:какие органы может поражать коронавирус

29 Апрель, 2020 - 15:00

Балтачевцам на заметку: оказывается, коронавирус способен поражать не только дыхательную систему, но и печень, почки, кишечник.

Доказано, что вирус вызывает ухудшение сознания и изменение обоняния.

Ике күбәләк

29 Апрель, 2020 - 12:00

Тегүен теккән арада Зөлфирә идәндә тыныч кына уйнап йөргән кызы Рәмиләгә карап-карап алгалады. Дүрт яшьлек кызы курчагына әнисе төсле корамалардан тегеп биргән укалы күлмәкне бер кидереп, бер салдырып ята иде. “Кызым ,бигрәк миңа охшаган”, – уйлап куйды Зөлфирә, Рәмиләнең дулкынланып торган кара чәчләренә, дугалы озын керфекләр каймалаган зәңгәр күзләренә карап.

Балтач җирлегендә “Исерек водитель” профилактик рейды узды

29 Апрель, 2020 - 12:00

Балтач районында ЮХИДИ хезмәткәрләре ел башыннан  исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән 49  водительне тоткарлаган.

Бүген, 29 апрель көнне,  Балтач районы территориясендә "Исерек водитель”   профилактик рейды узган.

Мондый рейдлар исерек  хәлдәге водительләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, исерек хәлдә булган машина йөртүчеләрне ачыклау һәм аларны авт

Балтач үзәк район хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре быелгы бәйрәмне катлаулы шартларда билгели

28 Апрель, 2020 - 15:00

Балтач үзәк район хастаханәсе баш врачы Айдар Хәмәтов быелгы һөнәри бәйрәмнәрен   катлаулы шартларда билгеләгән ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләренә изге теләкләрен җиткерде.

Беренче булып ярдәмгә атлыгып торучы  ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре дөнҗяда иң мәрхәмәтле кешеләр

Сез көн - төн җәмгыять файдасына эшлисез, кешеләр гомерен саклап каласыз!

Коллективта бер-береңне

Зөләйха күзләрен ача

28 Апрель, 2020 - 12:00

Йөкле? Әйе, бертуктаусыз ашыйсы килде – ашатмадылар ич. Әйе, соңгы араларда эче авырайды – әмма ул моны олыгаю галәмәтенә юрады. Кызыл кунаклар килүдән туктады – борчу-хәсрәтләре күплектән дип уйлады. Әмма йөкле булуы... Ай-һай Мортаза – әҗәлне алдаган ич. Үзе әллә кайчан кабердә, ә орлыгы исән, тере – хатын корсагында үсепме үсеп ята... Яртылаш үскән дә инде.

Кабат кыз бала?

Балтачлылар экологик өмәгә чыкты

24 Апрель, 2020 - 18:00

Бүген, 24 апрель көнне, Иске Балтачта Чисталык көннәре чикләрендә  экологик өмә узды.

 

Республикада, районда  халык яшәгән урыннарда җирлекләрне тәртипкә китерү максаты белән игълан ителгән Чисталык көннәре чикләрендә  бүген район буенча  икенче өмә үтте.

Коронавирус пандемиясе белән чикләүләр шартларында  тирә-як мохит чисталыгы игътибар үзәгендә.

RSS-материал