Аида ХӘЙРТДИНОВА

Иске Янбай авыл җирлегендә Бигелде, Уразай авыллары зиратлары төзекләндерелгән

28 Сентябрь, 2019 - 12:00

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты чикләрендә Бигелде зиратының мәрхүмнәрне җирләү кирәк-яракларын саклый торган өй бинасы йөзләнеп куелган.

Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә Уразай авылында зиратның иске киртәләрен өмә белән сүтеп алуны оештырганнар һәм шул ук авыл зираты киртәләнеп алынган, мәрхүмнәрне җирләү кирәк – яраклары сакланган өй бинасының түбәсе

Башкортстанда Янгыннарны искәртү хезмәте эшли башлады

27 Сентябрь, 2019 - 12:00

Башкортстанда Янгыннарны искәртү хезмәте эшли башлады.

Иске Янбай авыл җирлегендә “Безнең авыл” программасы тормышка ашырыла

27 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Янбай авыл җирлегендә яшәүче халык "Безнең авыл" программасын шатланып кабул иткән. Быел алар өр-яңа программада катнашканнар һәм ул программа чикләрендә Иске Янбай авылы зиратын киртәләп беткәннәр.

—Җеназа намазын башкарганда кулланыла торган кирәк-яракларны саклый торган өй түбәсен ябып стенасын йөзлисе калды.

Мата авылыннан Эльвира Солтанова куллары тудырган матурлык

26 Сентябрь, 2019 - 15:00

Балтач районында матурлыкка гашыйк кешеләр күп. Әкият дөньясына тиңләрлек шәхси йортларында чын хуҗалар кулы сизелә.

Мата авылында гомер иткән Эльвира Солтанова бакчасында да күп төрле чәчәкләр белән бергә яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчәләрнең ниндиләре генә үсми. Виноградлары һәр елны татлы уңышы белән сөендерә.

Иске Янбай авыл җирлегендә “Реаль эшләр” проекты күп эшләргә юл ача

26 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Янбай авыл җирлегендә төрле программалар буенча зур эшләр башкарыла.

“Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Реаль эшләр” проекты биредә уңышлы тормышка ашырыла. Авыл җирлеге хакимияте башлыгы Рәзиф Ахунов белдерүенчә, Иске Солтангол авылы зираты быелгы җәйдә киртәләнеп беткән. 134 метр озынлыктагы киртә тоту өчен өмә оештырганнар.

Дуван районында һәлакәт: мәктәп укучысы үзе юнәткән мотоциклда әйләнгән

26 Сентябрь, 2019 - 12:00

Яшь мотоциклчы катнашлыгында юл-транспорт һәлакәте кичә, 25 сентябрьдә кичке сәгатьтә Дуван районында теркәлә.

16 яшьлек егет үзе корган мотоциклда йөрергә чыга. Әмма нәрсәдер барып чыкмый һәм Сальевка авылының Октябрьская урамында ул транспортында әйләнә.

Югары Карыш авылындагы социаль приютта тәрбияләнүчеләр “Саумы, саумы, алтын көз!” чарасына җыелдылар

25 Сентябрь, 2019 - 18:00

Югары Карыш авылындагы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта тәрбияләнүчеләр дә муллык чорына багышланган “Саумы, саумы, алтын көз!” дигән чара үткәрделәр.

Елның һәр мизгеле үзенчә матур... Кыш үзенең ак карлары, зәмһәрир салкыннары белән күңелне сөендерә...

Балтачлылар табибка ничек языла ала?

Мохтаҗлык килеп туганда бүген табибка биш төрле юл белән язылырга була.

Беренчедән, 1301 саннарын җыеп бердәм телефон номеры буенча. Өстәп  820 саннарын җыярга кирәк була. Соңгысы — Балтач үзәк район дәваханәсенең коды.

Икнче юл — портал аша. https://doctor.bashkortostan.ru/

Өченче юл — дәүләт хезмәтләре порталы аша.

Иске Балтачта бер бакчада ярты килограммлы алмалар өлгергән

25 Сентябрь, 2019 - 12:00

Иске Балтач авылында яшәүче пенсия яшендәге Гүзәл Зарипова бакчасында үскән алмагачлар быелгы җәйдә гигант зурлыктагы җимешләре белән сөендергән.

Быелгы җәй үзенең күптөрле „сюрприз”лары белән әледән-әле аптыратып кына торды. Көз җиткәч гадәти булмаган уңышлары белән дә хәйран калдыра.

“Русиянең ел укытучысы-2019” бәйгесендә Башкортстан данын Ирина Хисмәтуллина яклый

23 Сентябрь, 2019 - 12:00

Кичә Чечня Республикасында “Русия ел укытучысы-2019” Бөтенрусия конкурсын тантаналы ачу кичәсе үтте. Быел һөнәри осталык бәйгесе 30нчы тапкыр оештырыла. Бәйгенең юбилей ярышларына илнең 85 төбәгеннән иң яхшы педагоглар җыелды. Аларның 65е — шәһәр, 20се - авыл мәктәпләреннән.

Финалчылар арасында быел да күпчелеге хатын-кыз укытучылар, алар — 55, шулай ук көч сынашырга 30 ир-егет килгән.

RSS-материал