Аида ХӘЙРТДИНОВА

Кул сәгате

Балачак истәлекләре

Без җиденче класста укыган ел. Класстагы дүрт малай кышкы айларда нарат күркәсе җыеп, аны урманчы Кавый абыйга тапшырып “Ракета” дигән кул сәгатьләре алдылар.

Башта Илшат алып такты сәгатьне. Әтисе Балтачтан алып кайтып биргән. Ике атнадан — Илфатка, ике көннән Илшатның әтисе Нәфис абый Радиска алып кайтып бирде.

Сезне “Династия” профилактик медицина үзәгендә көтәләр

“Династия” профилактик медицина үзәге Иске Балтач авылында барлык теләүчеләргә үз ишекләрен 2017 елның 18 августында ачты һәм бүгенге көнгә кадәр сезне үз сәламәтлегегез турында алдан кайгыртырга чакыра.

Атна саен Уфа шәһәренең әйдәүче клиникаларыннан килгән табиблар, алдан язылу буенча үзәктә кабул итүләр оештыралар.

“Династия” үзәгенә мөрәҗәгать итеп түбәндәге табиблардан көн саен квалификация

Хәйбулла районының Подольск авылы… читкә күчереләчәк

Бу хакта 28 ноябрьдә мәгълүм булган. БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутатлары Хәйбулла районының административ-биләмә корылышына үзгәрешләр кертәчәк.

Макан авыл советының 375 гектар мәйдан җир биләмәсе Таналык авыл советына күчәчәк.

“Балтач таңнары” гәзитен алдыралар, укыйлыр

“Балтач таңнары” гәзитенә алдагы яртыеллыкка һәм еллыкка подписка дәвам итә. Әле 12сенә кадәр яратып алдырган басмаларга ташламалы бәяләр белән язылып була.

Абунәчеләр арасында “Атна саен бүләк” акциясе дә дәвам итә. Акция барышында 91 абунәче квитанция күчермәсен редакциягә китерде. Шулар арасыннан 9 кеше еллык подписка рәсмиләштергән.

Көндәшле мәктәбендә аналарны зурладылар

2 Декабрь, 2019 - 12:00

Көндәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары әниләрен “Безнең әниләр” бәйрәменә җыйды.

Алдан балалар үз куллары белән бүләкләр әзерләде, белдерү язып элделәр, “Минем әни” дигән темага сочинениеләр яздылар, стенд эшләделәр, әниләрне зурлап монтаж, концерт номерлары әзерләделәр.

Бу чара, әйткәнемчә, 1-4 сыйныфларда үтте.

Бәйрәм барышында укылган һәр шигырь, башкарылган һәр җыр аналарга багышлан

Алар Пибек буеннан

Көндәшле авылының Тау ягы дип аталган өлешендә халыкта – Пибек, рәсми телдә Күл яны дип йөртелгән урам бар. Бу 12 йорттан торган (хәзер алтысында кеше яшәми) урам – минем туган урамым.

Пибек, Чәй суы күлләре, янәшәдәге Сабан туе мәйданы (Саз башы) бу җирләрнең бер яме, даны булып тора.

Кичер, әнкәй!

(Хикәя)

Кабинетында кукраеп утырган Зөлфәт Фәритович телефон шалтыравына сискәнеп китте. «Тфү, корт чаккыры! Нишләп сискәндерде соң әле? Әйтерсең лә беренче тапкыр», – дип, үз-үзен битәрләп алды ул. Әнисе икән, улының хәлен белешүе.

«Ярый әлегә, әни! Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Казларны урнаштырып бетергәч, киләм дигән идең, хәбәрең дә юк. Әгәр дә киләм дисәң, машина җибәрәм.

Җомга көн мөбәрәк булсын, дуслар!

Илләргә, яшәр көнебезгә тынычлык алып килсен һәр җомга. Саулык, бәхет, кимемәс дәүләт, киң ризыклар телибез барчагызга. Җомга көннәрен ятимнәрне, гарипләрне, мохтаҗларны сөендереп, игелекле эшләр кылып үткәрик. Күңелдәге догаларны укып, мәчетләргә барып намаз кылыйк. Тәм-томнар пешереп күршеләребезне, якыннарыбызны чакырып сыйлыйк. Җомга көн белән!

(Югары Карыш авылындагы “Ансар” мәчете.

Янтимердән иде Клара һәм Галлямутдин Саликовлар

Балтач районы оешуга тиздән 90 ел тула. Гасырга тиң гомер эчендә район елязмасына кемнәрнең генә исемнәре язылмаган?! Авыл тормышын яратып яшәгән янтимерле Клара һәм Галлямутдин Саликовлар турында истәлекләрне балалары, авылдашлары, чордашлары бүген дә җылы итеп искә ала...

Колхоз производствосында көч салган кешеләр алар.

Балтачлыларны «Агробизнес мәктәбе»нә чакыралар

Уфада “Агробизнес мәктәбе” ачылачак.

Аны Авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларны үстерү өлкәсендәге компетенция үзәге республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә ача.

Монда авыл хуҗалыгында бизнес-проект җәелдерергә теләгән һәркем укый алачак. Укулар 10-13 декабрьдә үтәчәк.

RSS-материал