Аида ХӘЙРТДИНОВА

Кичер, әнкәй!

(Хикәя)

Кабинетында кукраеп утырган Зөлфәт Фәритович телефон шалтыравына сискәнеп китте. «Тфү, корт чаккыры! Нишләп сискәндерде соң әле? Әйтерсең лә беренче тапкыр», – дип, үз-үзен битәрләп алды ул. Әнисе икән, улының хәлен белешүе.

«Ярый әлегә, әни! Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Казларны урнаштырып бетергәч, киләм дигән идең, хәбәрең дә юк. Әгәр дә киләм дисәң, машина җибәрәм.

Янтимердән иде Клара һәм Галлямутдин Саликовлар

Балтач районы оешуга тиздән 90 ел тула. Гасырга тиң гомер эчендә район елязмасына кемнәрнең генә исемнәре язылмаган?! Авыл тормышын яратып яшәгән янтимерле Клара һәм Галлямутдин Саликовлар турында истәлекләрне балалары, авылдашлары, чордашлары бүген дә җылы итеп искә ала...

Колхоз производствосында көч салган кешеләр алар.

Җомга көн мөбәрәк булсын, дуслар!

Илләргә, яшәр көнебезгә тынычлык алып килсен һәр җомга. Саулык, бәхет, кимемәс дәүләт, киң ризыклар телибез барчагызга. Җомга көннәрен ятимнәрне, гарипләрне, мохтаҗларны сөендереп, игелекле эшләр кылып үткәрик. Күңелдәге догаларны укып, мәчетләргә барып намаз кылыйк. Тәм-томнар пешереп күршеләребезне, якыннарыбызны чакырып сыйлыйк. Җомга көн белән!

(Югары Карыш авылындагы “Ансар” мәчете.

Балтачлыларны «Агробизнес мәктәбе»нә чакыралар

Уфада “Агробизнес мәктәбе” ачылачак.

Аны Авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларны үстерү өлкәсендәге компетенция үзәге республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә ача.

Монда авыл хуҗалыгында бизнес-проект җәелдерергә теләгән һәркем укый алачак. Укулар 10-13 декабрьдә үтәчәк.

Кара җайдак

(Хикәя)

Көзге көн – көзге көн инде ул. Кояш караганда җылы кебек тоелса да, җиле үзәкләргә үтә, җанны телгәли. 1943 елның ноябрь башы...

Көндезен юл үтә пычрак, ә төнге якта туңдырып җибәрә. Болай да йөрергә авыр юлдан караңгыда һич кенә дә барырлык түгел. Әнә шул юл буйлап, бәләкәй арба тартып өч кеше бара. Бармый чара юк. Өйдә калганнар өчен алар бит бердәнбер өмет.

Юлда — бүре өере

Бүреләр – кыю да, кансыз да ерткычлар. Табигатьнең шушы мизгеле алар өчен дә кыенлыклар тудыра, салкын чорда  туклану авырлаша. Аларның, сунар эзләп йөргәндә, куркуын онытып, юлларга чыгуы, авылларга да килүе ихтимал.

Сезгә тәкъдим иткән видеоязма шушы көннәрдә төшерелгән. Күзаллавыбызча, видеоның авторлары –  Башкортстанның Кыйгы районыннан Чиләбе өлкәсенең Саткы шәһәренә китеп баручы ир-атлар.

Муниципалитет башлыгын хөкем итәчәкләр

Яңавыл шәһәренең элекке башлыгы полиция хезмәткәренә законсыз рәвештә 1,4 млн. сумлык фатир «бүләк иткән» өчен җинаять эше судка тапшырылган.

Тикшерү версиясе буенча, 2012 елда җирле Хакимиятнең 55 яшьлек башлыгы Яңавыл районы үзәгендә урнашкан 60 квадрат метрдан артык мәйданлы дүрт бүлмәле фатир бирү турында карар чыгарган.

Сине өйдә көтәләр

Хикәя

...Җепшек кар бөртекләре машина тәрәзәсенә килеп сылана, эреп, пыяла буйлап агып төшә, бик тиз күз күремен каплыйлар иде. Чистарткычларның җаен көйли алмый Рүзәл.

Кызулатып кына куюы була − чистарткычлар, пыяланы кырдырып, сызгырган тавыш чыгара башлыйлар. Рүзәлнең моңа ачуы килә, үрелеп, аларның эш тизлеген әкренәйтә.

Соры бүреләр белән очрашу

(Булган хәл)

Бүреләр белән миңа өч тапкыр: беренчесендә – бүре балалары hәм ике кабат зур бүреләр белән очрашырга туры килде. Шулар искә төшсә, әле дә тәнем чымырдап китә...

Балачагыбыз Агыйдел елгасы ярында урнашып, урман белән уратып алынган Заготзерно авылында үтте. Аксакаллар сөйләве буенча, сугыш hәм аннан соңгы елларда бүреләрнең йорт хайваннарына hөҗүм итү очраклары еш булган.

Ел башыннан республика хуҗалыкларында һәр сыердан 5 мең килограмнан артык сөт савып алынган

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм фермер хуҗалыкларында 22 ноябрьгә карата тулаем савым 619,3 мең тонна тәшкил иткән. Бу былтыргыдан 6 мең килограммга күбрәк.

Бу күрсәткечтә районнарны алып караганда, чакмагышлар алдынгылыкны били. Аларда 49,5 мең тонна сөт савып алынган (2018 елдан 1,5 мең тоннадан артык). Икенче урында - Стәрлетамак районы.

RSS-материал