Аида Хайртдинова

Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач кибетләрендәге коронавируска каршы чаралар үтәлеше белән танышты һәм барлык район халкыннан билгеләнгән режимны һәм чикләү чараларын үтәүне сорады.

Короновирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, республикада 17 яшькә җитмәгән балалар һәм өлкәннәр өчен үз-үзеңне изоляцияләү таләпләре катгыйланды.

Русия почтасы почта бүлекчәләренең төп өлеше Башкортстанда үз эшен элекке режимда дәвам итәчәк

Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле, Русия почтасының Башкортстан Республикасындагы кайбер бүлекләрнең эш графигы кабат төзелде.

Шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм зур авылларда урнашкан почта бүлекчәләре шимбә һәм якшәмбе көннәрендә клиентлар кабул итмәячәк. Эш атнасы көннәре дәвамында да аларның клиентлар өчен эш вакытлары шулай ук кыскартылачак.

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү йөзеннән балтачлыларга мөрәҗәгать чыкты

Коронавирус таралуны кисәтү йөзеннән Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдәге битендә үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү йөзеннән балтачлыларга мөрәҗәгать  чыкты. 

Республика башлыгы Радий Хәбиров инфекцияне профилактикалау буенча безнең алда яңа бурычлар куйды. Иң мөһиме — үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү.

Сезгә дә коронавирусны ачыклый торган прибор тәкъдим итсәләр, алдана күрмәгез!

Аферистлар коронавирусны ачыклый торган аппарат сатып Уфа районы пенсионерларын алдап йөргән.

Уфа районының Зубово авылында ике ир өлкән яшьтәге халыкка к-вирус барлыгын билгели торган “шәп” аппарат сатып йөргән.

Балтачта такси хезмәте ир-егетләре дә волонтёрлар рәтен тулыландырырга теләк белдергән

Зур хәвеф янаган коронавирус таралуын кисәтү максатыннан кертелгән үз-үзеңне изоляцияләү шартларында районда яшәгән 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз кешеләргә азык-төлек һәм медикаментлар алуда волонтёрлар ярдәмгә килә.

Исем алыштыру

Бәби табар вакыты якынлашкан саен, Раниянең дулкынлануы да арта төште. Башында мең төрле сорау кайнады. Кемгә охшап туар икән аларның мәхәббәт җимешләре: әнисе Раниягәме, әллә әтисе Динаргамы?

Хикәя

Беренче чәчен кем алыр икән дә, беренче мунчаны кем кертер? Бик елак булмасмы? Дүрт саны төгәл, һушы-зиһене камил булырмы?

Балтачның әйдәүче эшкуары Гөлүсә Әмирҗанова беренчеләрдән булып волонтерлык эшенә кушылды

Үз-үзеңне изоляцияләү шартларында районда яшәгән 65 яшьтән өлкәнрәк 900дән артык ялгыз кешегә азык-төлек һәм медикаментлар алуда волонтерларга ярдәмгә килә. Бу максаттан район буенча 15 җирле авыл волонтерлык штабы булдырылган.

Эшкуарлар арасыннан беренче булып бу эшкә шәхси эшкуар Гөлүсә Әмирҗанова кушылган.

Корыган үлән яндырып бәлага юл ачмагыз, балтачлылар!

Яз җитүгә янгын чыгу очраклары арта. Бу шәхси йорт хуҗаларының корылмалар, иске печән яки салам өемнәре янәшәсендә чүп-чар, узган елдан коелган яфрак, кипкән үләнгә ут төртеп, учакны караучысыз калдыруларына бәйле күренеш.

Әлбәттә, тәртип, чисталык урнаштырырга кирәк.

Көнтүгеш авыл биләмәсендә үз-үзеңне изоляцияләүгә халык аңлы карый

Авылларда да коронавирус йогуын чикләү максатыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелде. Көнтүгеш авыл биләмәсе территориясендә халык бу чарага җитди карый.

Авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев сөйли:

—Авыл биләмәсенә караган барлык алты авылда да волонтерлар эшли. Алар авыл биләмәсе активы, депутатлар, старосталар, фельдшерлар.

Башкортстанның барлык мәктәпләре дә 2021 елга кадәр киң полосалы интернетка тоташтырылачак

7 Апрель, 2020 - 15:00

Әлеге вакытта Башкортстанның 93 мәктәбендә интернет юк.

Башкортстан республикасының барлык мәктәпләре 2021 елга кадәр сыйфатлы киң полосалы интернетка тоташтырылачак. Бу хакта регионның санлы үсеш министры Геннадий Разумикин хәбәр итте, дип хәбәр итә "Республика Башкортостан" басмасы.

Әлеге вакытта интернетка төбәкнең 1318 мәктәбеннән 93е тоташтырылмаган.

RSS-материал