Аида Хайртдинова

Тучыбай авылы халкы үз-үзеңне изоляцияләү көннәрендә өйләрендә китап укый

Балтач районының Тучыбай авыл китапханәсе "Минем иң яхшы дустым" челтәрле акциясенә кушылды. Акцияне оештыручы — Славгород шәһәре китапханәсе.

Карантин вакытында өйдә булу — мәҗбүри чара. Тик аның да файда китерерлек якларын табарга була. Чөнки өй — иң җылы, уңайлы урын. Ә өйдә, билгеле, безгә бик мөһим һәм кадерле нәрсәләр бар. Шул исәптән китаплар да.

Башкортстанда Кушнарен хастаханәсе өлешчә карантинга ябылган

Роспотребнадзор күрсәтмәсе буенча Башкортстанда Кушнарен авылында район хастаханәсе бүлеген карантинга япканнар.

"Чикләү чаралары, расланган уңай анализ белән пациент ачыклаганнан соң, региональ Роспотребнадзор күрсәтмәсе нигезендә кертелде, - дип сөйләгән Кушнарен үзәк район хастаханшсе баш табибы Ольга Шәйхетдинова.

Башкортстанда эшкуарлар ярдәмсез калмаячак

Быел эшкуарлыкка ярдәм күрсәтү максатында республика һәм федераль бюджетлардан 2,318 миллиард сум бүленде, аны 20,7 мең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары алу мөмкинлегенә ия. Былтыр шундый дәүләт ярдәмен 8,4 мең эшкуар алган.

Башкортстанның Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Римма Бойцова шул хакта белдерде.

Башкортстанда авыл һәм урман хуҗалыгы өчен пилотсыз очу җайланмалары чыгару планлаштырыла

Башкортстанда авыл һәм урман хуҗалыгы өчен пилотсыз очкычлар чыгару планлаштырыла.

Балтачлылар, "Сеңлекәш" фильмын бүген "Культура" каналында карагыз

Былтыр 19 сентябрьдә Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына йөз ел тулу уңаеннан аның "Безнең өйнең яме" повесте буенча режиссер Александр Галибин төшергән "Сеңлекәш" фильмының премьерасы булган иде.

Тамашачы бик яратып кабул итә бу фильмны.

Башкортстанга Сургуттан тракторлар җыю һәм ремонтлау заводы күчереләчәк

Инвестицион килешү кысаларында "Кировец" Кармаскалы районына күчәчәк.

Республикада яңа предприятие ачу башлана. Бу хакта социаль челтәрләрдә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Сүз «Кировец» компаниясен Сургуттан республиканың Кармыскалы районы Кабак авылына күчерү турында бара.

Авыл хуҗалыгына белгечләр кирәк

Коронавирус таралу нәтиҗәсендә эшсез калганнар авыл хуҗалыгын үстерүдә ярдәм итә ала.

Башкортстан аграрийлары коронавирус таралу һәм дөнья икътисадында хәлләр катлаулану шартларында авыл хуҗалыгы эшләренә вахтачыларны һәм эшсезләрне җәлеп итә башлады. Язгы кыр эшләре вакытында әлеге тармак кадрларга аеруча зур кытлык кичерә. Бүген анда 1,5 мең эшче җитми.

Изге җомга иртәсе мөбәрәк булсын!

Изге җомга көне белән, дуслар, барыгызны да.

Һәммәбезгә игелекле эшләр кылып, куанып, шатланып яшәргә язсын. Кылган догаларыбыз кабул булсын, күңелләребез иман нурлары белән тулсын!

(Иске Балтач авылындагы Г.Галиев (Батырша) җәмигъ мәчете. Ренат Дәүләтшин фотосы, “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Картлыкны җиңеп яши Көндәшледән Дәүләтбаевлар

Көндәшле авылында гомер кичергән Хөснә һәм Рәхмәтулла Дәүләтбаевларның быел гаилә юбилее, зөбәрҗәт туй елы.

Язның бер көне елны туйдыра, диләр. Кырларны тракторлар гөрселтесе яңгыраткан шундый бер мәлдә – бу хәл моннан 40 – 50 еллар элек булган – районнан бер вазифалы түрә басуларны карарга чыгып китә.

Балтачлылар, җимеш агачларын корткычлардан эшкәрттегезме әле?

Кояш нурлары чак кына җылыту белән бакча күзгә күренеп үзгәрә. Кичә генә йокыдан бөреләр ачыла, чәчкәләр борын төртә башлый. Кызганычка каршы, агач-үсентеләр белән бергә бакчага зыян китергән бөҗәкләр дә уяна. Иртә яз – алар белән көрәшү өчен иң кулай вакыт.

Нәкъ бу вакытта бакчаны төрле дарулар белән эшкәртеп калырга кирәк.

RSS-материал