Аида Хайртдинова

Башкортстанга беренче автоклуб кайтарылды

Халыкка культуралы ял алып киләчәк тәгәрмәчле яңа җайланма уңайлыкларын Башкортстанда беренчеләрдән булып Нуриман районы мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре сынап караячак.

23 апрельдә Башкортстанның Нурман районына төбәктәге беренче автоклуб кайтарылды.

Балтач үзәк район хастаханәсенең бер бүлегендә 14 көнлек чикләү чаралары кертелде

Бүген, 25 апрель көнне Балтач үзәк район хастаханәсенең хирургия бүлегендә коронавирус таралуны чикләү йөзеннән, 14 көнлек карантин кертелде.

Алты кешенең гомерен кыйган җинаятьче ачыкланган

Башкортстан буенча Тикшерү комитетының озак еллар дәвамында тикшерелгән җинаятьләрне ачу буенча махсуслашкан бүлеге Яңавыл районында яшәгән 51 яшьлек кешегә гаепләү белдергән.

Ул кешеләрнең гомерен кыюда, кеше талауда һәм башка авыр җинаятьләрдә гаепләнә.

Ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 2008 - 2011 елларда Яңавыл һәм Краснокама районнарында өч тапкыр кеше үтерү очра

Сәйтәк авыл биләмәсе территориясе яшелләндерелде

Сәйтәк авыл биләмәсенең Сәйтәк авылында яшелләндерү өмәсе үтте. Бу көнне янгын сүндерү депосы алдына 20 төп үскән нарат агачлары утыртылды.

—Тагылмалы тракторы белән түләүсез (үзе исәбенә) Фирдаус Сидоров ярдәм итте.

Көмьязы авылы халкы Бөек Ватан сугышы ветераны Мансур Усманов турында якты истәлекләр саклый

Бөек Ватан сугышын үткән Мансур Әхмәтхан улы Усманов бүген арабызда юк инде. Аның башкарган эшләре халыкка бүген дә хезмәт итә, туган авылы, колхозы тарихында якты эз калдырган героебыз турында  истәлекләрне көмьязылар онытмый.

Мансур Усманов 1920 елның 4 маенда Әхмәтхан һәм Мәгърифә Усмановлар гаиләсендә беренче бала булып туа.

Балтачлылар “Яшел Башкортстан” акциясенә кушылды

Бүген, 24 апрельдә, Балтач районы учреждение коллективлары “Яшел Башкортстан” акциясенә бердәм кушылды.

Район Хакимияте һәм Иске Балтач авыл биләмәсе коллективлары көн дәвамында Иске Балтач авылы урамнарына 50 төп агач утыртты.

—Совет урамындагы “Дуслык” аллеясендә узган елда утыртылган, тамыр алып китә алмаган агачларны “яңарттык”, район Хакимияте вәкилләре автостанция территор

Нөркә авыл биләмәсе авылларында үзизоляция чорында өлкәннәргә волонтерлар ярдәмгә килә

Нөркә авыл биләмәсенә караган Нөркә, Имән, Усман авылларында  волонтерлар тырышлык салып эшлиләр. Территориядә 65 яшьтән югары 71 кеше гомер кичерә. Аларга азык-төлек, көндәлек кирәк-яракларны волонтерлар китереп бирә.

Авыл биләмәсе башлыгы Флидә Гыйндуллина белдерүенчә, волонтерлар сыйфатында олы яшьтәгеләрнең күршеләрен, туганнарын, дусларын, клуб хезмәткәрләрен билгеләгәннәр.

Аскын районында ана кеше ике кызына пычак белән һөҗүм иткән...

Балтач районара тикшерү бүлеге тарафыннан Аскын районында яшәүче 35 яшьлек хатынга карата "Ике һәм аннан да күбрәк кешене, кечкенәләрне үтерүгә һөҗүм" мәддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Башкортстанның Тикшерү комитеты матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, шушы көннәрдә, ана кеше өендә, 8 һәм 5 яшьлек кызларына пычак белән җәрәхәтләр ясаган.

Республика башлыгы Радий Хәбиров алда җитди һәм җаваплы эш көтүен белдерде

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров төбәктә коронавирус таралуга бәйле иң катлаулы чорга аяк басуыбызны белдерде.

— Хәлнең катлаулана баруына игътибар итәсездер. Без авыруларның саны артуын күрәбез. Саннар артачак, без әле пиктан ерак. Мәскәү бу проблеманы бездән 3-4 атнага алданрак каршылаган иде.

Башкортстанда ветераннарга Җиңү көненә бал бүләк итәчәкләр

Һәр ветеранга — бал банкасы. Мондый акцияне Җиңү көненә багышлап умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикшеренү үзәге оештыра.

Төргәкләрдә — 250 грамм татлы ризык. Җыелма чәчәк балы республика районнарыннан китерелгән. Белгечләр 900дән артык банка әзерләгән. Республика шәһәрләренә һәм авылларына аларны җирле ветераннар оешмалары аша китерәчәкләр.

RSS-материал