Аида Хайртдинова

Башкортстанда ак халатлылар ветераннарга күчмә тикшерүләр үткәрә

Башкортстан шәһәрләре һәм районнарында Җиңү көне алдыннан ак халатлылар комплекслы медицина тикшерүләрен һәм ветераннарны күчмә тикшерүләр үткәрәләр.

Транспортсыз һәм төпкел авылларда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга белгечләр бригадалары — хирург, окулист, ортопед, невролог, уролог, кардиолог, өйдә диспансеризация һәм стационар үткәрү өчен киләләр.

Асавкалылар Эдуард Минеәхмәтовны онытмыйлар

Асавка авыл клубында Чечен Республикасында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган Эдуард Минеәхмәтовка багышланган “Чечня — әрнүебез" дип исемләнгән хәтер кичәсе үтте.

Хәрби хәрәкәтләрнењ башлану тарихы һәм Чечен сугышы турында шигырьләр яњгырады.

Башкортстанда 90 яшьлек ветеранга район хакимияте… кәнфит һәм чәй бүләк иткән

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар бу күренешкә ачуларын белдергәннәр.

Башкортстанда Акберде авыл Советы хакимияте ветеран әбигә 90 яшьлек юбилее уңаеннан кәнфит тартмасы һәм чәй бүләк иткән.

Борайда «Туган авыл» авыл территорияләрен үстерү форумы узачак

13 февральдә Башкортстанның Борай районында авыл территорияләрен үстерү буенча «Туган авыл» форумы узачак. Анда район Хакимияте вәкилләре, районның авыл биләмәләре башлыклары, бизнес һәм җәмәгатьчелек вәкилләре җыелачак. Чара берничә стратегик мөһим мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итәр дип көтелә.

Борай авылы яңа форум өчен мәйданчык булачак.

Балтач укучылары китапханәгә җыелды

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан Балтач үзәк район китапханәсендә укучылар катнашлыгында чаралар мавыктыргыч үтә.

Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз. Ул күп кешеләрнең гомерен өзгән, кайгы-хәсрәт китергән.

Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә, әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. “Тарихны онытсак, ул яңадан кабатланырга мөмкин”, — дигән борынгылар.

Сара карчыкның әйтелмәгән сере

Сара карчык күңелендә ике капма – каршы уй көрәште. Берсе, уйла, карчык, абынма, сиңа бу яшеңдә нигә кирәк ул бабай? Ничек итеп яраткан ирең яткан түшәкне бөтенләй ят ир белән бүлешмәк кирәк?! Ә икенчесе: акылыңны эшкә җик, карчык, ике сыңар — бер иш, дигәндәй, ул кешене беләсең, әйбәт, тәртипле...

Тышта йомшак кына кар ява.

Балтач әйдаманнары наркомания таралуны кисәтә

Иске Балтач авылындагы "Романтик" яшүсмерләр клубында тәрбияләнүчеләр һәм волонтерлар (әйдаманнар) тарафыннан "Мин үз тормышымны сайлыйм" акциясе үткәрелде.

Чараны оештыручылар белдерүенчә, аның төп максаты — наркоманияне кисәтү, балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү, шулай ук әлеге проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәле

Уфада «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак

6-7 февральдә Уфада ("Торатау" Конгресс-холлы) «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү» Бөтенроссия семинар-киңәшмәсе узачак.

Киңәшмәдә Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗал

Тушкыр авыл китапханәсендә яңалыклар күп

5 Февраль, 2020 - 12:00

Узган елда "Авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре тарафыннан акчалата бүләк алу" республика конкурсында катнашып, Тушкыр авыл китапханәсе 100 мең сумлык финанс ярдәме алды.

Түбән Сикияз авыл китапханәсе Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә

Түбән Сикияз авыл китапханәсендә китапханә мөдире Дилара Галиева һәм клуб мөдире Фәнилә Гыйләҗева Бөек Җиңүнең олы юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе эшләгәннәр.

Дилара Галиева белдерүенчә, күргәзмәгә бай мәгълүмат тупланган. Бөек Ватан сугышы елларында Түбән Сикияз авылыннан фронтка алынган 110  ир-егет батырларча башларын салган, хәбәрсез югалган.

RSS-материал