Балтачта хоккей сезонын ачтылар

15 Декабрь, 2019 - 15:00

Кичә, 14 декабрь көнне, Балтачта Борай һәм  Балтач районнарының ир-егетләр командалары очрашуы белән,   2019-2020 еллар хоккей сезоны рәсми рәвештә  ачылды.

14 декабрь кичендә  Иске Балтач авылының 1 нче санлы  урта мәктәбе хоккей мәйданчыгы гөр килеп торды.  Чөнки биредә  2019-2020 еллар хоккей сезонын ачуга багышланган  Балтач һәм Борай районнарының Ир-егетләр җыелма командалары арасында иптәшл

Яңавылда Башкортстанның «Сәлам " телеканалының яңасының презентациясе узачак

13 Декабрь, 2019 - 15:00

17 декабрь көнне Яңавыл җирлекара мәдәни-ял итү үзәгендә Башкортстанның «Сәләм " телеканалының презентациясе узачак.

Тантаналы чарада башкорт эстрадасы йолдызлары – «Zainetdin» этношоупроекты, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Зилә Бәхтиева катнашуы көтелә. «Сәлам»логотибы төшерелгән бик күп бүләкләр уйнатылачак.

Соңгы теләк

13 Декабрь, 2019 - 12:00

Кышкы иртә. Тирә-яктагы каеннар, миләшләр бар да ак челтәр шәлгә уранган. Төз чыршылар, наратлар асфальт юлның ике ягында горур гына басып, Җәмилгә сәлам биреп калалар. Ир, машинасыннан төшеп, сихри матурлыкка сокланып, бераз карап торды.

Венеция урманында ВАЗ һәм ГАЗель автомашиналары бәрелешкән

13 Декабрь, 2019 - 12:00

Дүртөйле районын Венеция авылы тирәсендә булган авария нәтиҗәсендә егерме бер яшьлек ике пассажир авыр тән җәрәхәтләре алган.

Полиция мәгълүматларына караганда, төнгә таба Башкортстанның Дүртөйле районында юл-транспорт һәлакәте булган.

Балтачта Русия Конституциясе көнендә гражданнарны кабул иттеләр

13 Декабрь, 2019 - 12:00

Балтач районы Хакимиятендә, Русия Федерациясе Конституциясе көнен бәйрәм итү һәм Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне кысаларында, гражданнарны шәхси кабул итү уздырылды.

Кабул итү район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев һәм хакимиятнең структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашлыгында үтте.

Гражданнар күтәргән төзекләндерү, торак пунктларны газлаштыру, инвалид булган гаиләнең торак шартларын яхшы

Башкортстан киңлекләрендә беренче боз кичүе ачылды

11 Декабрь, 2019 - 15:00

Караидел авылында Караидел елгасы аша беренче боз кичүен файдалануга тапшырылган.

Кичү 50 метр киңлектә. Әлегә боз өстеннән гомум авырлыгы ике тоннага кад3р автотранспортка үтәргә рөхсәт ителә.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кышкы чорда тагын өч боз кичүе ачу планлаштырыла.

Республика Башлыгы башкортстанлылар алдында ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады

10 Декабрь, 2019 - 18:00

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Төбәк башлыгы сайланганнан соң беренче тапкыр республика халкына ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Төбәк башлыгы сайланганнан соң беренче тапкыр республика халкына ел нәтиҗәләре һәм киләсе елга бурычлар турында чыгыш ясады.

Балтач герчесе республика ярышларында катнашты

10 Декабрь, 2019 - 15:00

Балтачлы Айназ Хәйдәршин гер спорты буенча   Мәләвездә Радик Миңнеәхмәтов истәлегенә узган република ярышларында беренче урынны яулаган.

Мелевез шәһәрендә 2004-2006 елларда туган малайлар һәм кызлар, 2002-2003 елда туган    егетләр арасында Русиянең спорт мастеры Радик Фәнил улы Миңнеәхмәтов истәлегенә гер спорты буенча Башкортостан Республикасы шәхси-команда беренчелеге ярышлары узды.

Районыбыз

Адашкан шәүләләр

10 Декабрь, 2019 - 12:00

“...Хәерле кич, Рәлиф!  Синең белән сөйләшмәгәнгә дә ике көн узды.  Күрүен күреп торам сине көненә йөз тапкыр, мең тапкыр. Күзләремне дә алмыйм синнән. Син дә, бүлмәнең кайсы ягына борылсам да, мине эзләп табып, карашың белән өнсез генә озатасың.   Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә  биргән сурәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да,  мин аны зурайтып алдым.

Балтач районы шашка уены осталары Ватан Геройлары көнен билгеләде

10 Декабрь, 2019 - 12:00

Балтачта, Ватан Геройлары көне алдыннан, шашка уены белән шөгыльләнүчеләр район ярышларына җыелды.

Балтач районы мәктәпләре укучыларының XXII Спартакиадасы зачетында шашка буенча район ярышларын Ватан Геройлары көненә багышлап уздырдылар.

Бәйгедә районның урта мәктәпләреннән килгән иң яхшы уенчылар катнашты.

RSS-материал