Яңалыклар

УЧИТЕЛЯМ – НОВЫЕ НОУТБУКИ

Современное общество характеризуется стремительным возрастанием объема научной информации и высокоинтеллектуальными технологиями производства, ему присущи изменчивость, динамизм и невероятная мобильность. Этим объясняется необходимость специальной подготовки человека к жизни в информационном обществе, что, в свою очередь, предъявляет принципиально новые требования к системе образования.

РАЙОН БАШКОРТЛАРЫ КОРЫЛТАЕНДА

11 Декабрь, 2012 - 08:41Гөлгенә МУСИНАЯңалыклар

Үткән атнада мәдәният йортында Балтач районы башкортлары корылтаеның отчет-сайлау җыелышы үтте. Аның эшендә Авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, башкорт теле һәм әдәбияты, Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы укытучылары, мәдәният учреждениеләре, китапханә хезмәткәрләре, район мәктәпләренең югары сыйныф укучылары катнашты. Бөтендөнья башкортлары королтаеның башкарма комитеты әгъзасы, Гуманитар тикшеренүләр институты директоры, социология фәннәре кандидаты Солтанморатов Илгиз Зәнфир улы бу җыенның мәртәбәле кунагы булды.

СПАРТАКИАДА ЧИКЛӘРЕНДӘ

Унбишенче укучылар спарткиадасы зачетына урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шашка уены буенча район ярышлары үтте.

РАЙОН ХАКИМИЯТЕ БАШЛЫГЫ ИТЕП КАБАТТАН РӘФИЛ ГАЛЛӘМОВ САЙЛАНДЫ

4 Декабрь, 2012 - 09:04.Яңалыклар

Муниципаль район Советының чираттагы утырышының көн тәртибендә район Хакимияте башлыгын контракт буенча билгеләүтурындагы мәсьәлә каралды. Анда республика парламенты депутаты Валерий Лебедьков, “Кызыл таң” республика гәзите баш редакторы Фаил Фәтхетдинов, район предприятиеләре, учреждение һәм оешма җитәкчеләре катнашты.

ТУРНИР ЯШЬЛӘРНЕ ҖЫЙДЫ

Узган атнада волейбол уенын үз иткән яшьләр истәлекле турнирның чираттагысына җыелды. Ир-атлар арасында оештырылган бәйге якташыбыз, волейболчы Рәгыйб Шәмси улы Әлтаповның якты истәлегенә багышланды.

БОЗ ӨСТЕНДӘ БУЛЫР ОЛЫ ТАМАША

1 Декабрь, 2012 - 11:05Алмаз АБДУЛЛИНЯңалыклар

Хоккей— спорт дөньясында күп чыгымнар таләп иткән ярыш төре. Яклау булмаса, районда спортның бу төрен үстереп булмас иде. Район Хакимияте тарафыннан тренажер залын җиһазландыруга йөз мең сумлык ярдәм күрсәтелде. Гомумән, “Танып” хоккей клубында шөгыльләнүчеләр район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмовка, территориаль финанс идарәсе начальнигы Шамил Әхмәдуллинга, район үзәгенең беренче урта мәктәбе директоры Илшат Хәйдәровка материаль һәм техник ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәтле.

ЯШЬЛӘР СОВЕТЫ ЭШЕН БАШЛАДЫ

Без күп тапкырлар „Яшьләр безнең киләчәгебез”, — дип кабатлыйбыз. Ә алар турында без нәрсә беләбез? Кәефләре, бүгенге яшьләр нәрсә белән кызыксыналар соң? Безнең район киләчәге дә бүген үсеп килүче яшь буын кулында.

ТӘМӘКЕДӘН БАШ ТАРТУ КӨНЕНДӘ

Тәмәке тарту кеше сәламәтлегенә зур зыян сала торган яман гадәтләрнең берсе. Тәмәке эпидемиясе елына алты миллионга якын кешене үтерә. Кызганычка каршы, тәмәке тартудан эшкә сәләтле яшьтәге кешеләр саны акрынлап кими бара. Шулай булырга да мөмкин, чөнки экспертлар бәясе күрсәтүенчә, Русиядә тәмәке тартудан ел саен 350 -500 меңгә якын кеше һәлак була.

ИСТӘЛЕКЛЕ МИЗГЕЛ

15 Ноябрь, 2012 - 08:00.Яңалыклар

Шушы көннәрдә Бөре шәһәр дәүләт статистика бүлеге начальнигы Юрий Ташкин Балтач районында булды.

БУРЫЧЛАРЫН НАМУСЛЫ ҮТӘГӘН ӨЧЕН

13 Ноябрь, 2012 - 09:51.Яңалыклар

Бәйрәм бүләксез булмый. РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көненә багышланган тантана да шатлыклы мизгелләргә бай булды.

RSS-материал