ЯЗГЫ ТАШКЫНГА ӘЗЕРЛЕК ТӘЭМИН ИТЕЛЕРГӘ ТИЕШ

24 Февраль, 2016 - 13:07.Яңалыклар

Кышның соңгы ае да артта калып бара. Берничә көннән көтелгән мизгел яз да үзенең хокукына дәгъва итәр. Язгы ташкын хәвеф-хәтәрсез үтәрме? Район Хакимияте каршындагы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгынга каршы хәвефсезлекне тәэмин итү йөзеннән булдырылган даими комиссиянең иртәгә, 25 февраль көнне чираттагы утырышы үтәчәк.

Аның эшендә районның юл хуҗалыгы, ветеринария, элемтә, газ, коммуналь хезмәт, энергетика, сәүдә, саулык саклау, мәгариф, полиция, мәдәният бүлеге һәм башка хезмәтләрнең җаваплы кешеләре катнашачак. Икътисад, төзелеш һәм тормышны тәэмин итү буенча район Хакимияте башлыгы урынбасары — икътисад идарәлеге начальнигы Салих Имаев рәислегендәге комиссия утырышының көн тәртибендә агымдагы елда язгы ташкынга каршы тору комиссиясенең эше бәһаланачак, су басу хәлләре прогнозланачак, язгы ташкынга әзерлек мәсьәләләре карлачак.