ЯКТЫ ЯНСЫН УТЫБЫЗ...

Бүген тормышыбызны электр энергиясез күз алдына китерүе кыен. Ә инде яшәешебез якты уттан өзелмәсен өчен “Сельэнерго” ачык акционерлар җәмгыяте хезмәткәрләре көч сала. Әлбәттә, ел әйләнәсенә халык мәнфәгатенә бу өлкәдәге хезмәткәрләр тарафыннан бихисап эшләр башкарыла. Электр линияләренә зур күләмдә капиталь ремонт һәм реконструкцияләү, электр монтажы, линияләр төзү эшләре һәм башкалар.

“Сельэнерго ачык акционерлар җәмгыятенең генеральный директоры Зәбир Карам улы Сәрвәртдинов җитәкчелегендә эшләренә җаваплы караган, халык ихтирамын яулаган хезмәткәрләр эшли биредә. Хезмәтчән коллектив әледән-әле яшь, эшкә сәләтле кадрлар белән тулыланып тора.

Һөнәри бәйрәм уңаеннан фотохәбәрчебез Газим ТАЛИПОВ намуслы хезмәтләре белән җәмгыять эшчәнлегенә зур өлеш керткән шофёр Мәгъруф Нигаев, слесарь Илшат Нигъмәтҗанов, мастер Денис Габдрахмановларны трансформаторлар ремонтлау цехында фотосурәткә төшереп алган.

Гөлназ КАШАНОВА.