ВОЛЕЙБОЛ СПОРТЫ ҮСЕШ АЛА

Районның балалар- үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр һәм урта мәктәп укучылары арасында оештырылган волейбол турниры йөз илледән артык волейболчыларны бәйге мәйданына — киеренке уенга җыйды. Турнирның чираттагысы яшүсмерләр арасында волейбол спортын үстерүгә мул өлешен керткән шәхси малтабар Хәйруллин Марат Риф улы спонсорлыгында сигезенче тапкыр үтте.

Егетләр һәм кызлар командалары арасында турнир Кубогын балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче егетләр һәм кызлар („Искра”) командалары алды.

Егетләр командалары арасында җиңү баскычының икенчесен Көндәшле командасы, өченчесенә — Иске Балтач 2нче урта мәктәбе командасы үрләде.

Кызлар арасында балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең „Экстрим” кызлар командасы — икенче, өченче урынга — көндәшлеләр чыкты.
Җиңүче командалар Мактау грамоталары, медальләр һәм призлар белән бүләкләнделәр.

Турнир Кубогын „Искра” командасы яулады, биредә Гүзәл Габбасова, Ленара Абрарова, Алсу Фәтхуллина, Алсу Акберова, Алина Әхкамова, Лиана Закирҗанова, Миләүшә Карамова, Лилия Хәйруллиналар яхшы уен күрсәттеләр.

Айрат САДЫЙКОВ,
тренер –преподаватель.