ВАТАННЫ САКЛАУЧЫЛАРГА ДАН ҖЫРЛАП

26 Февраль, 2013 - 08:13.Яңалыклар

Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара район мәдәният сараенда үтте. Тәбрикләү сүзендә район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов өлкән һәм яшь буын вәкилләренә мөрәҗәгать итте. Үзенең хәрби десант частьларында хезмәт итүен хатирәләрендә яңартты. Бу тормыш мәктәбен һәркем үтәргә бурычлы булуын ассызыклап, Рәфил Әмин улы кеше тормышында аның әһәмияте зурлыгын билгеләде.

Башкортстан Республикасы Хәрби комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов ил тарихында Ватанны саклаучылар роленә тукталды. Ил, республика, район данын күтәрүчегә тиң шәхесләрнең батырлыгын телгә алды. Ансар Фазылкарам улы саннар ачык күрсәткән мәгълүматларга мөрәҗәгать итте, аларның тиңдәшсез батырлыгына тукталды. Булачак солдатлар белән призыв, медицина күзәтү комиссияләрендә эшләгәннәрнең тырышлыгын уңай яктан бәһалады. Балтачлыларның бу мөһим кампаниягә җитди карашын билгеләп, ата-аналарга ихлас мөнәсәбәтен белдерде.

Чыгыш ясаучыларның сүзләрен куәтләп районның хатын-кызлар Советы рәисе Фәридә Гафурова чыгыш ясады. Ул нәфис зат вәкилләре исеменнән ир-атларга җылы тәбрикләү сүзләре юллады.

Район мәдәнияте үзәгендә кайнаган ансамбльләрдә, иҗади коллективларда, түгәрәкләрдә шөгыльләнүче балалар, укучылар бу бәйрәмнең бизәгенә әйләнде. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, ритмик хореографик композицияләр тамашаның йөзек кашына тиңләште. Концертта катнашкан малайлар, егетләр дә ата-бабаларының алмашчысы — Ватан сакчылары булырга әзерлекләрен шулай белгертте сыман.