«ТУРЫ ЛИНИЯДӘ» — ТӨБӘК БАШЛЫГЫ Рөстәм ХӘМИТОВ

7 апрель көнне Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов халык белән „туры бәйләнеш” үткәрде. Ике сәгать дәвамында Рөстәм Зәки улы төрле темага кагылышлы берничә дистә сорауга җавап бирергә өлгерде.

„Гомум тырышлык белән юлларда тәртип урнаштырачакбыз”
„Туры линия”дәге сораулар арасындагы иң күп сорау төбәктәге юллар торышына кагыла иде. Халыкның 40 проценты магистральләрне төзекләндерү турында борчыла.

„Юлларга кагылышлы сорау ил буенча да кискен тора. Кыш җылы килде, 0 градус аша „плюс”ка — „минус”ка күчүләр күп булды. Автоюллар өчен бу иң начары. Эрегән су юллардагы ярыкларга кереп туңа, капламны җимерә, әмма бу аклану түгел. Власть һәм барлык дәрәҗәдәге власть юлларның шундый торышы өчен халык алдында гафу үтенергә тиеш”, — диде Рөстәм Хәмитов. Аның әйтүе буенча, соңгы 4—5 елда төзелгән һәм ремонтланган юллар ул кадәр начар хәлдә түгел.

„Эшнең бу өлешендә тәртип урнаштырасы бар әле. Моны бер кеше генә эшли алмый. Юл төзелеше буенча дәүләт комитеты да үзе генә хәл итә алмый. Без барыбыз да бу эшкә алынырга тиешбез. Зур компанияләр арасында да „брак эшләүчеләр” бар. Аларның эшкә мөнәсәбәтен карарга кирәк. Аларга карап, кече оешмалар да үзләрен „начар тоталар”. Юлларда кем бу участокны эшләгәнен күрсәткән транспарантлар да булырга тиеш... Гомум тырышлык белән юлларда тәртип урнаштырачакбыз,” — дип басым ясап әйтте Республика Башлыгы.

„Мэрны тәнкыйтьлим, ә күңелемнән Уфаның яхшыруына сөенәм”
Туры бәйләнеш барышында Рөстәм Зәки улына Уфадагы яраткан урыннары турында да сорау бирделәр.
„Яраткан урыннар күп. Уфа — матур шәһәр. Барлык кунаклар да Уфаны мактыйлар. Мин үзем мэрны тәнкыйтьлим, ә күңелемнән Уфаның яхшыруына сөенәм. Уфаның бар җире дә үзәге кебек булсын иде. Әмма әлегә тузган тораклар, юлсызлыкка бәйле проблемалар бар. Әмма мин — оптимист”.

Бүгенге җәмгыятькә нәрсә җитми?
Туры бәйләнеш барышында Рөстәм Хәмитов бу хакта да сөйләде.
Ягымлылык җитми, диде ул. “Безгә күбрәк елмаерга, бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәк. Ачык булырга, кешеләрдә иң элек ватандашларыңны, якташларыңны күрергә кирәк. Тормышта ачу, гаделсезлек бик күп. Безнең дәвергә хас күренеш — нәкъ шәфкатьлелек, вөҗданлылык, дуслык тойгысы җитмәү. Боларның барысы өстендә дә безгә эшләргә кирәк,” —диде Рөсәтм Хәмитов.

“500 ферма” — яхшы программа һәм без аны дәвам иттерәчәкбез”
Сөйләшү барышында Янгантау авылында яшәүче фермердан шундый сорау килде: “500 ферма” программасының нәтиҗәлелеген ничек бәһалыйсыз, көтелгән нәтиҗәләргә ирешелдеме? Акчаларны халыктан ит, сөт сатып алуга юнәлтү яхшырак булмас идеме, чөнки бүгенге көндә базарга үтеп керү һәм продукцияңне сату җиңелдән түгел.”

“Анысын да, монысын да эшләргә кирәк, — диде төбәк Башлыгы. — Фермаларны модернизацияләү белән дә, яңаларын төзү белән дә, шул ук вакытта авыл хуҗалыгында шөгыльләнүче кешеләргә ярдәм итүне дә дәвам иттеререгә кирәк. “500 ферма” — начар программа түгел. Бүгенге көнгә 230—250 хуҗалыкта 350гә якын бина һәм корылма ремонтланды. Җитештерүчәнлек артты, сөтнең сыйфаты, хезмәт шартлары яхшырды. Бу яхшы программа, без аны дәвам иттерәчәкбез”.

Төбәк Башлыгы шәһәр һәм районнарда яшәүчеләрне иске торактан күчерү, кече эшкуарлыкны яклау, капиталь ремонтка льготалар турында да сөйләде. Шулай ук даруларның кыйммәтләнүе, Уфа шәһәрендә яшәүчеләрнең поликлиника белән тәэмин ителешенә, “Башнефть”нең акцияләрен сатуга кагылышлы һәм башка сораулар да каралды.

Рөстәм Зәки улы власть һәм кешеләрнең берлектәге тырышлыгы белән генә республиканың үсешәчәге турында белдерде. Ачык сөйләшүгә кушылган барлык кешеләргә рәхмәт белдерде.