ТАНЫПНЫҢ ЯРЛАРЫННАН ЧЫККАН МӘЛЕ

7 Апрель, 2016 - 12:03.Яңалыклар

Танып елгасында ташкын үткән еллардагыдан кайтыш булмас кебек. Әле көннәрне ныклап җылытырга да өлгермәде, ә елгада су ярыйсы күтәрелгән. Мәсәлән, 7 апрель иртәсенә Һава температурасы 0 градустан түбән иде иде. Шулай булуга карамастан, гөрләвекләр ага. Танып елгасы да Сәйтәк авылы төбәгендә, иртәнге сәгатьләрдә ярларыннан чыгып тугайларына җәелә башлаган иде. Димәк, елга кимендә өч метрга якын күтәрелгән дигән сүз. Әлегә авылны су басу янымый. Ләкин әле ташкынныңбашы гына. Эрисе карлар шактый.

Синоптиклар бу көннәрдә тагын да циклон характерындагы Һава шартлары вәгъдә итә. Өстәвенә, алдагы көннәрдә беркадәр җылыту көтелүен дә белдерәләр. Ташкын бик көчле булмагае!