ТАБИБКА КҮРЕНЕР ӨЧЕН ЯЗЫЛУ ЫСУЛЛАРЫ

Замана алга барган саен тормышыбызга да әледән-әле үзгәрешләр килеп керә. Интернет челтәре аша паспорт алуны рәсмиләштерү, балалар бакчасына чиратка басу һәм башкалар. Интернет аша врачка кабул ителүгә язылу хакында да ишеткәнебез бар. Кайбер җирләрдә андый күренеш инде күптән практикалана.

Хәзер балтачлылар да мондый хезмәтләрдән файдалана алачаклар. Узган атнада әлеге яңалык безнең район дәваханәсенә дә кертелде. Әлбәттә, элекке ысуллар да үз көчендә калачак.

Поликлиниканың регистратурасына кереп үтенечегезне җиткерсәгез сезне беркем дә борып чыгармаячак. Халык өчен җиңел һәм уңайлы ысуллар кертергә тырышулары да тик мактауга лаек. Алдан язылсаң, бәлки сәгатьләр буена чират көтү, этеш-төртеш, тиргәш-талаш кебек ямьсез күренешләрдән азат ителербез. Бу хакта тулырак мәгълүмат алу йөзеннән үзәк район дәваханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Лилия КАҺИРОВАга мөрәҗәгать иттек.
—Мондый яңалык озын чиратларга чик куймаса да аларны кыскартыр дип уйлыйбыз. Врачка кабул ителүгә язылу ысуллары төрле. Түбәндә билгеләнәчәк ысуллар белән участок терапевтына, участок балалар врачына, гинекологка һәм стоматологка языла аласыз. Хирург, отоларинголог (колак, тамак, борын авырулары врачы), офтальмолог, дерматолог кебек тар даирә белгечләренә приёмга язылу элеккечә кала, ягъни регистратура аша, —диде Лилия Гафиф кызы.

Гәзит укучыларыбызны врачка язылу ысуллары белән таныштырып үтәбез:

* Поликлиникага 2-14-49 телефон номеры буенча шалтыратып үзегезгә кирәк көнен, сәгатен билгеләп, югарыда телгә алган врачларның берсенә языла аласыз.

* МТС, Билайн, Мегафон операторлары номерларыннан 09-383 саннарын җыеп шалтыратасыз, ә алар, үз чиратында, сезне Балтач дәваханәсе операторы белән тоташтыралар. Бу ысулны үземдә сынадым. Шалтыраткач Иске Балтач поликлиникасының кодын язуны сорыйлар. Аның коды — 820. Әгәр дә кодын белмисез икән — ноль санын язарга мөмкин. Шалтырату түләүсез.

* Поликлиникада урнаштырылган инфомат аша да врачка языла аласыз. Бу очракта инде полис кирәк булачак.

*Республика интернет-порталы аша да язылырга мөмкин. Моның өчен https:// rb.k-vrachu. ru сайтына керергә кирәк. Шулай ук дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү федераль порталының http:// www.gosuslugi. ru. сайтында алдан врачка язылырга мөмкин.

Югарыда телгә алынган врачларга 14 көн, ягъни ике атна алдан язылырга мөмкин. Ә авырганыңны алдан белеп булмый бит, диючеләр дә табылыр. Әлбәттә, анысы белән килешми мөмкин түгел. Ашыгыч рәвештә килгән авыруларны чират көттермәсләр дип ышанасы килә. Бу очракта чиратта торучыларның мәрхәмәтлелегенә өмет итәсе кала. Невролог, профпатолог кебек врачларга алдан язылу булсын иде ул, чөнки аларга керү өчен бик озын чиратларда көтәргә туры килә. Мондый белгечләргә керер өчен халык иртәдән кичкә кадәр чират көтә. Бер көн эчендә керә алмавың да ихтимал... Киләчәктә аларга да алдан язылырга мөмкинлек тудырылачак дигән хәбәр алдык.

Пациентлар амбулатор карточкаларын үзләре белән өйләренә алып китмәсеннәр иде дигән үтенечләрен дә җиткерделәр. Алар алдан врачка язылгач та амбулатор карталары регистратурадан врачка кертелә. Шуны аерым билгелисе килә, врачка алдан язылган очракта да беркетелгән участок терапевтына һәм педиатрына гына язылырга мөмкин.