СЫНАЛГАН ЕГЕТ БУЛЫР ӨЧЕН

Дөньялар тыныч икән вакыт агымсу кебек. Үткәнен сизми дә каласың. Ә ил-көндә четерекле хәлләр була калса, гомумән, бер мизгел мәңгелеккә тиңләшә. Хәтта чит-ят илләрдә аяз күкне болыт капласа күңел тынычлыгы юкка чыга. Иртәгә нинди яңалыклар һәммәбезне шаккатырыр дип борчылабыз. Булмышыбыз ил сакчыларының ышанычлыгына бәйле булуы көн кебек ачык.

„Призывник көне” тантанасында хәрби хезмәткә барачак солдатларны озатканда алар иңнәренә төшкән олуг вазифа хакында һәркем үз фикерен әйтте. Башкортстан Республикасы Хәрби Комиссариатының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча бүлеге начальнигы Ансар Арсланов апрель аеннан барган язгы чакыру кампаниясе үзенчәлекләренә тукталды. Күпчелек очракта Башкортстан егетләре хезмәтне Үзәк хәрби округында үтәчәкләр икән. Калининград шәһәре, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән егетләр дә чит-ят төбәкләрне күреп кайтуларына һич үкенми.

„Туган яктан ерак җирләрдә хезмәт итү, миңа калса, отышлырак. Башка төбәкләрне күреп, ышанычлы дуслар табып, яхшы командирлар кул астында хезмәт итүегезне телим. Сыналган иптәшләр белән элемтә ныклы була. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, бергә хезмәт иткәннәр белән дистә еллардан соң да элемтәне өзмәдек”, — дип киңәш бирде Ансар Фазылкарам улы. Ерак юлга озатыр алдыннан җитәкче төгәл тәкъдимнәр бирде, аерым мәсьәләләргә игътибарны юнәлтте. Быелдан хәрбиләрнең һәркайсына шәхси электрон карталар булдырылачак дип белдерде.

Хәрби хезмәттән баш тартырга теләп, качып йөрүчеләргә карата закон кабул ителгән. Аңа ярашлы, мондый бәндәләргә хәрби билет бирелмәячәк, алар справка-белешмә белән чикләнәчәкләр икән. Шунысы үзенчәлекле: хәрби хезмәттән качып йөрүчеләр дәүләт хезмәтенә кабул ителмәячәк. Хәрби хезмәтнең абруе артуын дәлилләп изге теләкләрен җиткерде ул.

Сугыш, хезмәт, Кораллы көчләр ветераннары советы рәисе Риф Хөснуллин тарихка игътибарлы булырга чакырды. Үткәннәрдәге сугыш корбаннарының саннарын хәтердә яңартты. Намус белән хезмәт итәргә чакырды Риф Шәрип улы. Хәрби хезмәтне Дагыстанда үтеп кайткан Азат Хөсәенов булачак солдатларга киңәшләрен бирде. Якташлар хезмәткә бергә туры килгән очракта бер-берсенә терәк булачагын әйтте. Ата-аналар исеменнән Эльвира Гәрәева чыгыш ясады. Сау-сәламәт үсеп буй җиткергән уллары өчен берчә шатланган ата-ана, хәрби хезмәткә озатканда борчылулары хакында бәян итеп, улларының исән-имин туган якларына кире әйләнеп кайтуларын теләде. Иртәгә солдатлар сафын тулыландырачак Радик Хаҗиәхмәтов изге бурычка тугры булуларын билгеләде. Хәрби хезмәттә өйрәнгәннәр тормышта кирәк булырын аңлап, үзләре хакында тик яхшы хәбәрләр килеренә ышандырды.

Район Хакимиятенең яшьләр, физик культура һәм спорт комитетларының әйдәүче белгече Илнур Сираев спорт ярышларында яхшы нәтиҗә күрсәткәннәрне исемләде. Ансар Арсланов җиңүчегә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ул янә һәр егеткә хезмәткә киткәндә Башкортстан турында бай мәгълүмат булган китапны очрашу истәлеге итеп һәм бүләккә кул сәгате тапшырды.

Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов тантананы йомгаклап райондашларга җылы теләкләр юллады. Озакламый хәрбиләр рәтенә басачак егетләр турында тик изге хәбәрләр генә киләчәгенә ышанып калуын ассызыклады Фирдәвис Гайнел улы.

„Призывник көне” чарасында бер күркәм традиция буенча ихлас теләкләргә өлкәннәр күңел җылысын кушып чыгыш ясый. Һәммәсе тормышка ашар. Ил сакчылары туган якларына исән-имин, тәҗрибәле ир-егет булып кайтырлар. Күк йөзе киләчәктә дә аяз булып калсын, берүк.

Чара азагында тамашачылар игътибарына „Романтик” яшүсмерләр клубы һәм мәдәният сарае һәвәскәрләре катнашлыгында концерт тәкъдим ителде.