СУ ҮЗЕНӘ ЮЛ ТАПКАН, ЛӘКИН...

Язын инеш тә дәрьяга әверелә. Юл төзегән чакта су үткәрү корылмаларын салганда менә шуны исәпкә алырга кирәк тә соң. Иске Тушкыр—Асавка авыллары арасындагы юлны салганда кайчандыр менә шуны исәпкә алмау бүген проблема тудырды.

Асавка авылына барып җитәргә санаулы киломерлар калганда „Иванай чокыры” дип аталган урын бар. Аннан җәй көннәрендә дә су ага. Юл аша торба салынган. Ә 11 апрель иртәсенә ташкын сулары юл аша чыккан урында торбадан читләп юл алу нәтиҗәсендә грунт ишелеп төште. Асавка авылы белән бәйләнеш өзелде. Ә аннан Тушкыр авылына йөреп эшләүе савучылар бар, халыкка район үзәгенә дә барырга кирәк. Аскын районы Михайловка аша урап юлга чыгарга уйласаң, анда да җиңел автомашина белән үтәрлек түгел. Ә басу, урман аша салынган юллардан олы юлга чыгу мөмкинлеге юклыгы турында әйтеп торасы да юк.

Нигә мондый хәл килеп чыкты соң? Авылда яшәүчеләр сүзләренә колак салганда, юл аша торбаны 1982 елда салган булганнар. Ул чакта ике торбаны эретеп ябыштырып тоташтыру мөмкинлеге булмагандыр, күрәсең. Вакыт үткән саен көчле агым түбән өлештә яткан торбаны урыныннан күчерә барган. Нәтиҗәдә, ике торба арасында бушлык хасил булып, анда балчык төшүдән су юлы буылган һәм арытабан язгы ташкын сулары торбадан читләп юл алган.