СТУДЕНТЛАРГА КАРШЫ ӘНГАМ АБЫЙ

4 Февраль, 2016 - 11:23.Яңалыклар

Илекәй авылында яшәүче 82 яшьлек Әнгам Мостафин интеллектуаль яктан зур көчкә ия шәхес. Моны ул районда студентлар көне уңаеннан үзәк китапханәдә үтәчәк Нәрсә? Кайда? Кайчан? уенында да күрсәтергә булды.

Уенның крайны өйрәнүгә кагылышлы сорауларын Әнгам Мостафин әзерләгән. Бу өлкәдә аның белем багажы аеруча зур. Уенда катнашучыларга ул әзерләгән сорауларга җавап эзләгәндә „тирләргә” туры килер, мөгаен.

Район хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты һәм үзәк китапханә берлектә әзерләгән Нәрсә? Кайда? Кайчан? уенының төп темасы Башкортстан Республикасында Русия Киносы елына багышлана.