СПАРТАКИАДА ЧИКЛӘРЕНДӘ

Унбишенче укучылар спарткиадасы зачетына урта һәм гомуми белем бирү мәктәпләре арасында шашка уены буенча район ярышлары үтте.

Аның максаты — үсеп килүче яшь буын вәкиләре арасында шашка уенына кызыксыну уяту, уенны укучылар арасында популярлаштыру һәм оста уенчыларны ачыклаудан гыйбарәт иде.

Ундүрт команда катнашкан киеренке уен нәтиҗәләре буенча урта мәктәп командалары арасында беренче санлы Иске Балтач — беренче, Югары Карыш мәктәбе — икенче, Шәвъяды мәктәбе өченче урыннарны алдылар.

Гомуми белем бирү мәктәпләре арасында беренчелек богданлылар да булды. Соңгы ике призлы урыннарны Асавка һәм Түбән Карыш мәктәпләре командалары яулады.

Уен барышында шәхси беренчелек буенча да җиңүчеләр билгеләнде.
Айрат Гәрәев (беренче санлы Иске Балтач мәктәбе), Радим Сәетов (икенче санлы Иске Балтач мәктәбе) , Кристина Шайхетдинова (Түбән Сикияз мәктәбе) оста уен күсәтеп беренче урыннарны яуладылар.

Гомуми белем бирү мәктәпләреннән Альмир Хәмәтнуров (Түбән Карыш), Наил Сәхәпов, Алсу Әюпова (Богдан) иң яхшы шашкачылар булып танылдылар.

Шулай ук, Владимир Галлямшин (Иванай), Алмаз Нигамәтуллин (Түбән Сикияз), Руслан Әлетдинов, Алина Ванькина (Шәвъяды), Ильдар Зиннуров (Иске Балтач) һәм башка бихисап шашка уенын үз итүче яшүсмерләр бәйге барышында матур күрсәткечләргә ирештеләр.

Фәнүзә ВӘЛИНУРОВА,
тренер-преподаватель.