САНДУГАЧ” ЯНӘ ШАТ ТАВЫШЛАРГА КҮМЕЛДЕ

Балаларны яклау, үстерү өчен тиешле шартлар булдыру йөзеннән ил күләмендә хәстәрлек күрелә. Балалар бакчалары төзелә, мәдәният һәм спорт учаклары ачыла. Безнең районда да соңгы ике ел эчендә уннан артык балалар бакчасы нәниләрне үз кочагына сыендырды. Иске Уразай авылында, ике ел ябылып торганнан соң, „Сандугач” балалар бакчасы янә ишекләрен ачты.

Иске Уразай авылында балалар бакчасы 1990 елда ачылган булган. Шул дәвердән алып биредә 150гә якын бала тәрбия алган. Ике ел элек „Сандугач” балалар бакчасы ремонтка ябылгач авылда бушлык урнашкандай тоела. Эшләгән ата-аналар өчен бу аеруча күп мәшәкатьләр өсти, аларның күбесе нарасыйларын я зур әниләренә, я өлкән абый-апалары карамагына калдырырга мәҗбүр була. Быелгы елның гыйнвар башыннан алып бакчаның сабыйлар тавышына күмелүенә тәрбиячеләр, ата-аналар һәм аеруча нәниләр сөенгән. Замана сабыйларның әзерлек белән мәктәпкә килүен таләп иткән чорда балалар бакчасының роле бәһалап бетергесез. Чөнки хәзер бала мәктәпкә барганчы укырга, санарга белергә тиеш. Бакчада эшли башлаган 5 кешенең барысы да элекке хезмәткәрләр. Бу яклап аларның мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә тәҗрибәсе бар.

„Сандугач” балалар бакчасы ачылу белән бирегә 18 бала йөри башлаган, шуларның алтысын Бигелдедән ата-аналары шәхси машиналарында бирегә китерә. Киләчәктәмонда йөрергә бала булмас дип хафаланырга урын юктыр, авылда бакчага килмәгән балалар да бар икән. Туучылар саны зур түгел, чөнки узган елда 5 бала якты дөньяга килгән.

Балалар бакчасы мөдире Җәүһәрия Әгъзамова әйтүенчә, балалар сәламәтлеген ныгытуга, аң-зиһенне үстерүгә төп игътибар юнәлтеләчәк.Бакчаны тантаналы ачу мизгеленә нәниләр әзерлек белән килгәннәр. Тәрбияче Флидә Хатыйпова нәниләрнең бакчага 10-15 көн генә йөрүләренә карамастан, аларны җырларга, биергә, шигырь сөйләргә өйрәткән дә инде.

Тантанага чакырылган район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов заманча сулыш алган бинадан балаларның шат авазы өзелмәвен теләде. Бала караулы булса ата-ананың көндез тыныч итеп үз эшен башкара алганын, моңардан тыш балалар бакчасына йөргәннәр мәктәпкә зур әзерлек белән барганнарын ассызыклады һәм бакчага бүләк тапшырды. Бина эченә заманча ремонт үткәрелгән, җылы суы бар, җылы идәннәр булдыруны хәстәрләгәннәр.Бакчаны ремонтлауда зур өлеш керткән „РемСтройСервис” җәмгыяте эшчәннәренә һәм аның җитәкчесе адресына бу көнне җылы сүзләр еш яңгырады. Уразайлылар белән бу көнге шатлыкны уртаклашырга Вил Шафиков килде, ул изге теләкләрен юллап символик ачкыч һәм истәлеккә бүләк тапшырды.

Балалар бакчасын ачу тантанасы уңаеннан Уразай мәктәбе директоры Марат Закиров, шәхси эшкуар Рөстәм Дильмиев, Иске Янбай Авыл биләмәсе башлыгы Равил Дельмиев, районның баш табибы Рәшит Сабиров изге теләкләрен юллады. Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Илдус Шайбәков балалар бакчасы ачылуына нәниләр белән беррәттән, олыларның да сөенгәнен әйтте һәм сабыйларга уенчыклар бүләк итте.

Балалар бакчасы бу көнне умарта күчен хәтерләтте. Киләчәктә биредә балалар файдалы һөнәрләргә өйрәнер, сәләтләрен ачар һәм үстерер. „Сандугач”та күңелле ыгы-зыгы беркайчан да тынмасын дигән теләктә каласы килә.

Әйткәндәй
Ил башлыгы Владимир Путин 599 санлы май указында 2016 елга өч яшьтән алып 7 яшькә кадәр балаларны бакча белән тулысынча тәэмин итүне бурыч итеп куйган иде. Районда соңгы ике елда ачылган балалар бакчалары озын чиратлар булмавына этәргеч бирер дип ышанасы килә. Соңгы ике елда Илекәй, Тушкыр авыллары балалар бакчаларына ия булды. Район үзәгендә „Белоснежка”, „Теремок” бакчалары ачылды. Түбән Иванай авылындагы бакча иске бинадан мәктәп бинасына күчерелде.

Узган ел Сәйтәк, Югары Кансөяр, Тутагач авылларында бакчалар ачылды. Көмьязы авылындагы балалар бакчасында өстәмә төркем булдырылды. Иске Балтачта янә бер балалар бакчасы нәниләрне кабул итте.