САЛКЫННАР ИШЕК КАККАНДА

21 Сентябрь, 2013 - 09:23Дамир ХӘЙРТДИНОВЯңалыклар

Җылылык тәэмин итү тармагы эшчәннәре өчен әле кызу мәл. Җаваплы сезонга кадәр жылыту корылмаларының барысын да эшкә кушарга әзерләргә кирәк. Көннәрнең салкынайтуы сизелә башлады.

Чөнки календарьда инде октябрь якынлаша. “Торак-коммуналь хуҗалыгы” җәмгыятенең бу эшкә җаваплы тармагы җылыту сезонына әзер.

—Атна дәвамында уртача тәүлеклек һава температурасы сигез градуска җитте исә, район хакимияте башлыгы боерыгы белән районда җылыту сезоны башлана. Үзәк котельнаяның җылыту корылмалары эшкә кушыла. Без, мөгаен, җылыту корылмаларын иртәрәк эшкә кушарбыз. Чөнки төнлә салкын.

Киләсе атна башында кулланучыларыбыз бүлмәләрендә җылылык тояр. Кулланучыларыбызны җылылык белән өзлексез тәэмин итү өчен котельная корылмаларын әзерләүне җәй айларында ук башкарабыз. Күптән түгел объектның әзерлеген Роспотребнадзор комиссиясе кабул итте. Шулай ук заявка биргән кулланучыларыбызның җылыту системалары басым белән тикшереп каралды,—ди җәмгыять директоры Фәдис Ибраһимов.
Бу көннәрдә җылыту системасын эшкә әзерләү фронтында соңгы эшләр башкарыла. Әле җылыту торбалары эченә су тутыралар.

Бусы да беркадәр вакыт ала. Чөнки барлык системаны тутыру өчен алты йөз кубометр су кирәк. Аннары, циркуляция тәэмин итү өчен, торбалар эчендәге һаваны кысып чыгарасы бар.
Тик җылылык тәэмин итү тармагы эшчәннәренең кулланучыларга бер үпкәсе бар. Ул да булса торбалар эченнән җылы су агызып алалар. Нәтиҗәдә, системага әледән-әле салкын су өстәп торырга туры килә. Шуннан кемдер җылы җитмәгәнлегенә зарлана. Алдагы сезонда мондый хәлләр булмаса иде, дигән фикердәләр.