САЙЛАУ ХОКУКЛАРЫН ӨЙРӘНҮЧЕЛӘР БҮЛӘКЛӘНДЕ

Укучылар, яшь сайлаучылар арасында гәзитебез битләрендә „Сайлау хокукларын өйрән!” дигән бәйге-викторина игълан иткән идек. Викторинаның төп максаты: яшь сайлаучыларның Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының электораль процессларына кызыксынуын актуальләштерү, яшьләрнең игътибарын сайлау хокукы һәм сайлау процессына юнәлтү, актив гражданлык позициясе булдыру, шулай ук сайлау процессына бәйле бурычларны хәл итүдә иҗади алымны үстерү.

Викторина муниципаль районнарның территориаль сайлау комиссияләре һәм урыннарда нәшер ителгән гәзит редакцияләре тарафыннан үткәрелде. Шушы көннәрдә бәйгегә йомгак ясалды. Җиңүчеләрне редакциядә яңа сайланган территориаль сайлау комиссиясе рәисе Сергей Биктубаев сәламләде, викторинада катнашуларына рәхмәт белдерде.

—Бәйгедә нибары алты укучы катнашса да, без шулар арасыннан өч җиңүчене билгеләдек, — диде ул һәм икенче Иске Балтач урта мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Юлия Шакирьянова, беренче Иске Балтач урта мәктәбенең унберенче „а” сыйныфы укучысы Алмаз Шәйхәттаровка һәм икенче Иске Балтач урта мәктәбенең 9 „а”сыйныфы укучысы Рузил Хәйртдиновларга территориаль сайлау комиссиясенең Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

—Мин сезгә ныклы сәламәтлек, укуыгызда уңышлар телим. Унберен-челәргә 2016 ел аеруча уңышлы булсын, чөнки алар алдында Бердәм дәүләт имтиханнары кебек зур сынау тора. Аларны уңышлы үтегез һәм гел шулай актив булыгыз, — дигән теләкләрен җиткерде Сергей Алексеевич.

„Балтач таңнары” гәзите редакторы Рөстәм Вәлиев та котлауларга кушылып: “Бу бәйгедә катнашуыгыз актив тормыш позициясе белән яшәргә этәргеч бирсен, тормыш юлына чыгар алдыннан җыйган „балл”арыгызга өстәмә булсын”,— диде һәм гәзитне укыган үсмерләрне киләчәктә урындагы басма белән хезмәттәшлек итәргә чакырды, сәламәтлек, укуларында уңышлар теләде.