Республикада Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар билгеләнгән

29 Март, 2016 - 09:28.Яңалыклар

Башкортстанда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чаралар билгеле булды. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов «2016 елда Җиңү көнен бәйрәм итү турында»гы боерыкка кул куйды.

Шушы документка ярашлы, 6 майда Уфада бәйрәм концерты һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын тантаналы кабул итү оештырыла. Ветераннар «Башкортстан» дәүләт концерт залына җыела. 9 майда Җиңү паркындағы мемориаль комплекска чәчкә салу була.

Муниципаль берәмлек хакимиятләренә Башкортстан Хәрби комиссариатының район, шәһәр бүлекләре, сугыш һәм хезмәт ветераннары советы, яшьләр һәм балалар җәмәгать берләшмәләре ярдәме белән һәйкәлләргә, обелискларга чәчкә салуны оештыру, Җиңү көненә багышланган тантаналы җыелышлар, күмәк мәдәни чаралар үткәрү, фронтовикларны, тыл эшчәннәрен, яугирләрнең тол хатыннарын тәбрикләү тәкъдим ителә.

Республика җитәкчесе карарының үтәлешен контрольдә тоту Башкортстан Башлыгы Хакимиятенә йөкләтелгән.
Чыганак: БАШИНФОРМ.