Республика гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлауга 40 миллион сумга якын субсидия алачак

29 Март, 2016 - 11:12.Яңалыклар

Быел Башкортстан гидротехник корылмаларны һәм хуҗасыз корылмаларны капиталь ремонтлауга, шулай ук соңгыларын юк итүгә федераль бюджеттан 39 924 мең сум акча алачак. Тиешле боерык Русия Хөкүмәте сайтында басылган.

Су объектларын файдалану һәм саклау буенча дәүләт программаларын берлектә финанслау «2012-2020 елларда Русиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү» федераль максатлы программасын гамәлгә ашыру чикләрендә тормышка ашырыла. Агымдагы елда субсидияләрнең гомум күләме 5081,3 миллион сум тәшкил иткән. Гидротехник корылмаларны капиталь ремонтлауга илнең 46 төбәгенә 1418,1 миллион сум күләмендәге акча бирелә.

Моннан тыш, кайбер төбәкләргә капиталь төзелеш объектларын суның кире тәэсиреннән саклауга һәм аларны тергезүгә, шулай ук су объектларын экологик реабилитацияләүгә субсидияләр бүленә. Кабул ителгән карарлар су корылмаларына кагылышлы ремонт һәм искәртү эшләрен тиешле финанслау белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Чыганак: БАШИНФОРМ.