Район матбугатына — 85 ел


БЕЗНЕҢ РЕДАКТОРЛАР

Быелгы ел район гәзите өчен истәлекле. ”Генераль сызык өчен” гәзитенең тәүге саны моннан 85 ел элек, 1931 елның 16 сентябрендә дөнья күрә.

1932 елның 1 гыйнварына кадәр гәзитнең мөхәррире Газзәли Галиев була. Шул ук елның язында ВКП(б) гәзит редакторы итеп Хәби Әминевны билгели. 1930нчы елларда гәзиткә К. Канзафаров, М. Әмиров, Г. Мусин (вакытлыча), Н. Зиннуров, Зарафетдин Илһамов җитәкчелек итә. Соңгысы Бөек Ватан сугышында һәлак була.
Бөек Ватан сугышы башланган елларда гәзит чыгышы өчен Җаваплы секретарь Хәмидә Гарифуллина җаваплы була. Бер үк вакытта ул редактор функцияләрен дә үти. Аңардан соң баш редактор итеп Габделхәй Өмеркәев билгеләнә.

Соңрак, 1945 елдан 1951 елның 20 октябренә кадәр редакция коллективын Хәмит Якупов җитәкли.

Аннан соңгы елларда Нурислам Нуртдинов, Рафик Бабич кебек кешеләр бу җаваплы вазифада уңышлы эшли. Рафик Бабичның имзасы белән гәзит 1963 елга кадәр чыга.

Төгәл ун ел (1966 елның мартыннан 1976 елның апреленә кадәр) район матбугаты Хәким Шәймөхәмәтов редакторлыгында дөнья күрә.
1976—1982 елларда бу вазифаны Әнвәр Әхмәтҗанов (әдәби псевдонимы — Нургиз Заркан) били.

1983—1998 елларда — Марс Шәрипов, 1998—2004 елларда гәзит коллективына Әнис Таҗетдинов җитәкчелек итә.
2004 елның апреленнән әлеге көнгә кадәр бу җаваплы вазифа Рөстәм Вәлиев иңнәрендә...

P.S. Дуслар! Район матбугатына кагылышлы кемдә, нинди истәлекләр саклана? Сез алар белән бүлешә аласыз. Кызыклы мәгълүматлар көтәбез.