ПРЕЗИДЕНТ РАЙОНДА БУЛДЫ

17 Июль, 2012 - 10:37-Яңалыклар

14 июль көнне республика Президенты Рөстәм Зәки улы Хәмитов районда булды.

Район Хакимияте башлыгы Рәфил Әмин улы Галләмов озатуында республика башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эш барышы, урак эшләре белән кызыксынды. Һава шартлары тотрыклы торганда урып-җыю эшләрен тизрәк башкарып чыгу бурычын куйды. Сөйләшү барышында Рөстәм Хәмитов шулай ук шәхси хуҗалыкларның терлек азыгы хәзерләү торышы турында да сорашты.

Районда алып барылган төзелеш эшләре барышы белән дә танышты Рөстәм Зәки улы. Социаль объектлар төзелеше барган мәйданнарда, “Көньяк” микрорайонында булды, үзенең тәкъдимнәрен, теләкләрен җиткерде.

Район җирендәге эшләр барышы белән якыннан танышкан арада республика башлыгы агымдагы елның урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен авыл хуҗалыгы предприятиеләренә ягулык-майлау материалларының бәяләрен арзанайту, сатылган сөт өчен субсидияләр түләнәчәге турында да әйтте.