ПРЕЗИДЕНТ КУЛЫННАН — „АТА—АНА ДАНЫ” ОРДЕНЫ

9 Июнь, 2014 - 10:10.Яңалыклар

Русия Президенты Владимир Путин Сочи шәһәрендә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чараларда катнашып, Русиянең тугыз төбәгеннән килгән күп балалы гаиләләргә „Ата-ана даны” орденнары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында балтачлылар — Югары Карыш авылыннан Хәйдәршиннар гаиләсе дә бар.

„Ата-ана даны” ордены җиде һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, балаларының сәламәтлеге, белем алуы, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында югары дәрәҗәдә кайгыртуны тәэмин итүче, гаилә институтын ныгытуда һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә үрнәк күрсәтүче ата-аналарга һәм уллыкка балалар алучыларга бирелә.

„Биредә илнең төрле төбәгеннән гаиләләр җыелган. Һәр гаиләнең үз тормышы, үз тарихы, үзенең шатлыклары һәм сынаулары бар. Әмма аларның барысын да чын кыйммәтләрне аңлау, үзара хөрмәт һәм мәхәббәт хисләре берләштерә, — диде бүләкләү тантанасындагы чыгышында Владимир Путин. — Шул хисләр көч һәм түземлек бирә, кечесеннән алып өлкәненә кадәр бар гаилә әгъзаларын да җылыта, бер-берсе турында кайгыртырга, тудырган һәм уллыкка алган балаларга чын өй булдырырга, зур өстәл артында да, әти-әни йөрәгендә дә урын табарга ярдәм итә”. Президент фикеренчә, халкыбызга хас фидакярлеккә, буыннан-буынга күчкән ныклы традицияләргә нигезләнгән гаиләләр — Русиянең горурлыгы, дәүләтнең чын таянычы, җәмгыятебезнең әхлакый сәламәтлек ышанычы.

Хәйдәршиннар гаиләсендә хезмәт тәрбиясе яхшы куелган. Һәр баланың йортта үз бурычы бар. Кечкенәдән җаваплылыкка өйрәнеп үсә балалар, әти-әниләре үрнәгендә тырышлар, уңганнар. Укуда һәм спортта да сынатмыйлар. „4” һәм „5” билгеләренә генә өлгәшә Хәйдәршиннар. Элита һәм Артур — Башкорт дәүләт аграр университеты студентлары. Балалар волейбол, гер күтәрү спортлары белән шөгыльләнәләр, җыр-биюгә дә осталар.

Винер һәм Альбина Хәйдәршиннар, аларның тугыз баласы: Элита, Артур, Альмир, Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айнур махсус чакыру буенча Мәскәүдә, аннары Сочида булып кайттылар. Дәүләт җитәкчелеге тарафыннан әтиләрен һәм әниләрен хөрмәтләү тантанасы балаларның күңелендә онытылмас хатирә булып сакланыр. Районыбызның күркәм гаиләсе турында тулырак сәхифәне гәзитнең алдагы саннарында укырсыз.