ПАТРИОТИК ТӘРБИЯ БИРҮ — ҮЗӘКТӘ

Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү белем бирү учреждениеләренең укыту программасына кертелгән мөһим юнәлешләрнең берсе.

СССР заманында да мәктәпләрдә үсеп килүче буынны хәрби-патриотик рухта тәрбияләү эше актив башкарылган.
Бу эшчәнлек бүген дә тергезелә. Шушы максаттан мәктәпләрдә элегрәк “Зарница” уены оештырылса, бүген, мондый хәрбиләштерелгән чара — “Башкортстан бөркетләре” исеме астында оешкан төс алды.

Матур традицияне дәвам итеп, беренче Иске Балтач урта мәктәбендә 5-11 сыйныф укучылары арасында “Башкортстан бөркетләре” хәрбиләштерелгән уены оештырылды. Укучылар арсында максатчан коллектив булдыру, башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләрен формалаштыру, яшь буында җаваплылык, патриотизм, иптәшлек хисләрен тәрбияләү чараның максатын билгеләде.

Аның рәсми өлешендә беренче Иске Балтач урта мәктәбе директоры Илшат Хәйдәров укучыларны тәбрикләп, яшьләрне хәрби уенда актив катнашырга чакырды. Аннары һәр взводның командиры хәрби җитәкчесе Фәнгать Гәрәевка уенга әзерлекләре турында рапорт тапшырдылар.

Хәрби уен программасы яшь җилкенчәкләрнең җитезлеген, уяулыгын, ихтыяр көчләренең ныклыгын сынарга мөмкинлек бирде. Строй җырын башкару, “мина” белән эш итү, “граната” ыргыту, беренче медицина ярдәме күрсәтү, автоматны сүтү, кору кебек хәрби биремнәрне уенда катнашучылар зур теләк һәм осталык белән башкардылар. Әлбәттә, уен булгач, җиңүче һәм җиңелүче булуы гадәти.

Өлкән сыйныф укучылары арасында беренче урынны 11”б”, икенчене — 11”а”, 10”а” сыйныф укучылары, өченчене — 10”б”,8”в” сыйныфлар яуладылар.

Түбән сыйныф укучылары арасында беренчелекне 6а сыйныф укучылары ычкындырмады.Икенчегә —5”в”, өченчегә —7”б” сыйныфларның кыю кызлары һәм малайлары чыкты.

Хәрби уенның чиратагысына йомгак ясап, мәктәпнең хәрби җитәкчесе Фәнгать Гәрәев : “Мондый тәрбияви уеннарны оештыру яшүсмерләрне патриотик рухта тәрбияләү юнәлешендәге традицияләрне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Шулай ук яшь буын вәкилләренең сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, спорт белән шөгыльләнүгә омтылышларын ныгыта, егетләрне авырлыкларны җиңәргә өйрәтә , хәрби хезмәткә әзерли”, — дип билгеләде.

Кыюлыкта, чыдамлыкта сыналырга ярдәм иткән хәрби уенны яшь-җилкенчәкләр ел да сагынып көтеп ала, диләр оештыручылар. Монысы бик тә шатлыклы күренеш, чөнки патриотик тәрбиягә омтылыш иң тәүдә күңелдә бөреләнергә тиеш.