НИ ӨЧЕН ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕН ҖИМЕРӘЛӘР?

Әлегә кадәр юл хәрәкәте проблемасын күтәргәндә иң беренче чиратта юл кагыйдәләрен бозу, исерек килеш яисә яше җитмәгән гражданнарның руль артына утырып чыгуы, аларга юл куймас өчен төрле чаралар күрелсә дә, юл фаҗигаләренең еш кабатлануы телгә алына иде. Ә бүген исә яңа бер проблема килеп туды. Ул да булса юл хәрәкәтен көйләүче билгеләрне җимерү, аларны яраклылыктан чыгару, яисә бөтенләй алып ташлау.

Бүгенге көндә мөһим проблемаларның берсе — юл фаҗигаләрендә җәяүлеләрнең катнашлыгы. Ә бит әлеге фаҗигаләрнең берсе дә эзсез үтми. Статистик мәгълүматларга караганда җәяүлеләр катнашлыгында булган фаҗигаләрдә ай саен дистәләгән кеше һәлак була. Төп сорау: без юл хәрәкәте кагыйдәләренә, юлларда куелган билгеләргә игътибар иткәнче тагы күпме кешенең гомере өзеләчәк әле? Һичшиксез, без кичәге булган хәлләрне үзгәртә алмасак та, безнең киләчәгебез үзебезнең кулда бит. Бәлки бүген бу турыда уйланырбыз.

Югарыда әйтелеп үткәнчә, вәхшиләр юл билгеләрен яраклылыктан чыгаралар. Билгесез кешеләр рус теленең «Сила есть — ума не надо» халык әйтеме белән коралланып үзләренең егетлек чаялыкларын юл билгеләрендә чагылдыралар, күрәсең. Юл билгеләрен бозу — җинаять эшләүгә тиң. Бу эшкә аларга нәрсә этәргеч бирә: юл читләрендә торган билгеләргә үпкәләре бармы, яисә гади аһмаклыкмы, әллә инде бөтенләй кирәкмәгән тимер кисәгеннән юл билгеләрен аера белмиләрме. Шуңа да нәрсә соң ул «юл билгесе», аңлатып китү урынлы булыр. Ул билгеләнгән бер форма һәм үлчәмдәге фигуралар, автомобиль юлларында, шәһәр, район, авыл урамнарында водитель һәм җәяүлеләрне куркыныч участоклардан искәртү өчен куела. Юл билгеләре 1927 елдан куела башлаган. Ул вакытта аларның төре алтау гына була. Юллар катлаулана, техника саны арткан саен юл билгеләре дә күбрәк кирәк. Аларның төре бүген 126. Һәм һәр билге үзләренә яхшы мөнәсәбәтне таләп итә. Кызганычка каршы, ЮХХДИнең өлкән дәүләт инспекторы Руфат Әхмәтнуров әйтүенчә, «Юлларда шундый кызганыч күренешләргә тап булырга туры килә: вандаллар юл билгеләрен яраклыктан чыгарып җимерәләр, бер дә булмаса бөкләп булса да китәләр. Алар бит барысы да кеше хәвефсезлеге өчен куелган. Аеруча мәктәп, балалар бакчалары янындагы юл билгеләрен бөклиләр. Ә читтән килгән кеше анда балалар йөрүен белмәскә дә мөмкин. Менә шул вакытта водительләргә юл билгеләре ярдәм итә. Бер билге булмаса да балалар катнашлыгындагы юл фаҗигаләре килеп чыгуы мөмкин. Һәр юл кисешкән урында ЮХХДИ хезмәткәрен кую да мөмкин түгел.
Юл хәрәкәте билгеләре дә кайдандыр китерелеп куелмый, ә урындагы хакимият тарафыннан булдырыла. Ул да үзенә әзме, күпме сумма таләп итә».

Чынлап та, бер юл билгесенең иң арзан хакы 1000-1500 сум тора. Ә тулысынча баганалар бастырып, ныгытып куйган очракта 3500-4000 сум акча кирәк. Ул тагын да билгенең сыйфатына да карый. «Билгеләрне ЮХХДИ бүлеге куймый. Юл кайсы территориягә караса билгеләрне шул шәһәр, районнарда власть органнары хәстәрли», — ди Руфат Әхмәтнуров. Бу мәсьәләгә ачыклык кертү өчен Иске Балтач Авыл биләмәсе башлыгы Эльмар Галимҗановка мөрәҗәгать иттек. «Иске Балтач авылы территориясенә, гомумән, Иске Балтач Авыл биләмәсенә караган участокларны юл билгеләре белән без тәэмин итәбез. Финанс ягына килгәндә, бу максатка халыкның Авыл биләмәсенә түләнгән салымнары кулланыла. Бу кулланылган акчалар җимерек билгеләрне төзәтү өчен түгел, яңа төзелгән микрорайоннарга куелачак билгеләргә кулланылса яхшырак булыр иде. Димәк, китерелгән зыян безнең Авыл биләмәсе бюджетына төшә. Ел әйләнәсенә, гомумән Иске Балтач Авыл биләмәсе территориясендә 40-50 чамасы юл билгесе бозылган. Аерым алганда бу күп кебек тоелмаса да, гамәлдән чыккан барлык билгеләрне җыеп ремонтлата башласаң, файдаланылган акча күләме байтак җыела. Агымдагы елның май аенда гына 23 юл билгесе алыштырылды. Тагын да яңа 43 юл билгесе эшләү өчен заказ бирелде. Район үсә, матурлана һәм бу эш дәвам итә», — ди Эльмар Рәшит улы.
Мондый күңелсез күренешләр район үзәгендә генә түгел, башка Авыл биләмәләре территорияләрендә дә күзгә чалына. Нинди генә билге булмасын, ул хәрәкәт итәргә булыша, хәвефсезлектән саклый. Вандаллар юл билгеләрен җимергәндә үзләренең кылыклары турында уйлап, киләчәктә шул бер билге юклыгы нәтиҗәсендә бәхетсезлек очрагы килеп чыгуын аңласыннар иде.

Гөлшат ЮНЫСОВА.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.